TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30896 261
Русия көньягындагы 13 һава аланы 12 майга кадәр эшләмәячәк

Росавиация Русиянең көньягындагы һава аланнарында очышларны 12 майга кадәр туктатып тору турында рәсми белдерү чыгарды. Шул ук вакытта әмма бу мөддәтнең кыскартылуы да мөмкин булуын әйтте.

Чикләүләр 13 һава аланына кагыла: Сочи, Краснодар, Геленджик, Минераль Сулар шәһәрләре, Волгоград, Әстерхан, Грозный, Мәхачкала, Владикавказ, Ставрополь, Нальчик, Элиста һәм Магас. Очышларны туктатып тору карары Дондагы Ростов төбәк үзәгенә Украина дроннары һөҗүменнән соң килгән зыянны бәяләү һәм һава хәрәкәте белән идарә итү системнарын торгызу кирәклеге белән аңлатылган.

Бүген Украина дроннары «Русия көньягы аэронавигациясе» филиалының идарә бинасына һөҗүм итте. Бу хәл Русиянең көньягында һава хәрәкәте белән идарә итүне тәэмин иткән Дондагы Ростов төбәк үзәге эшенә тәэсир иткән.
  • 🎉 2
  • ❤ 1
  • 🤬 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  2. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  3. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  4. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  5. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
  6. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →