TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30894 263
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төн уртасында Русия ягы игълан иткән вакытлыча утны туктату гамәлгә керде. Шулай да һава һөҗүмнәре дәвам итә. Русия саклану министрлыгы мәгълүматына караганда, төнлә 264 дрон бәреп төшерелгән. Үз чиратында Владимир Зеленский Русия 850дән артык дрон җибәрүе һәм фронт сызыгында 140 ачу очрагы булуын хәбәр итте.

🔸Татарстан күгендә дә дрон бәреп төшерелүе турында әйтелде. Әлеге вакытта һава аланнары эшли, дрон һөҗүме куркынычы гамәлдән чыгарылды.

🔸Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян хөкүмәт брифингында Ереванның «Украина мәсьәләсендә» Русиянең беректәше булмавын әйткән, дип хәбәр итә «Арменпресс». Сәясәтче шулай ук Әрмәнстанның «принципиаль позициясе» элекке Совет берлеге илләренең бербөтенлеген тануны беркеткән Алматы декларациясенә нигезләнүен өстәгән.

🔸Грузия мәхкәмәсе опера җырчысы Паата Бурчуладзене узган ел октябрендә полиция белән бәрелешләргә китергән протестлар турында җинаять эше нигезендә җиде елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бурчуладзе белән бергә тагын сигез кеше биш елдан җиде елга кадәр хөкем ителгән, тагын бер кешегә читтән торып хөкем карары чыгарылган.
  • 👍 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  2. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  3. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  4. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  5. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
  6. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →