Русия саклану министрлыгы дрон гаскәрләре белән контракт төзегән студентларны үзләре теләгәндә җибәрергә мәҗбүр түгеллеген раслаган.
Юрист Артём Клыга министрлыктан студентлар белән төзелгән килешүләр турындагы сорауларына җавап алган.
📌Министрлык вәкиле имзалаган хатта әйтелгәнчә, әлеге контракт «гадәти хәрби хезмәт контрактынанна аерыла» һәм мобилизация, хәрби хәл яки сугыш чорында хезмәттән китү мөмкинлеген күздә тота дип белдерелә.
📌Шул ук вакытта министрлык вәкиле 2023 елның 3 августындагы Владимир Путин фәрманына таяна. Әлеге фәрман нигезендә хәрбинең хезмәттән азат ителүе — мәҗбүри әйбер түгел, ә командование хокукы гына, һәм ул бары «аерым очракларда» гына кулланыла.
Клыга әйтүенчә, мәхкәмә практикасы һәм хәрби юристлар тәҗрибәсе дә нәкъ менә шушы аңлатманы раслый.
Юрист сүз чынлыкта Русия саклану министрлыгы белән төзелә торган гадәти, вакыт белән чикләнмәгән контракт турында бара дигән нәтиҗәгә килгән.
▪️Русия югары уку йортлары һәм көллиятләре җитәкчелеге студентларны Украинадагы сугышка җибәрү өчен киңкүләм агитация һәм басым кампаниясе алып бара. Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков югары уку йортларында укучыларның кимендә 2 процентын армиягә җибәрүне таләп иткән. «Гроза» исәпләвенчә, мондый агитация кимендә 269 вуз һәм көллияттә бара.
Post #30656
303
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Көн язмасы: Диплом урынына дрон гаскәре, дрон гаскәре урынына - алгы сызык Русиянең кимендә 70ләп уку йортында студентларны "пилотсыз очкыч гаскәрләренә" җыю бара. Бу кампания Татарстан һәм Башкортстан уку йортларына да килеп җитте. Студентларны җәлеп итү…
- 🤬 4