TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.52K subscribers
Post #29437 477
Илсур Метшин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең алдынгы университеты ректоры белән Казан мәктәпләрендә гарәп теле укыту турында килешкән

Казан мэры Илсур Метшин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Һуманитар фәннәр университеты ректоры, доктор Хәлифа Мөбәрәк әз-Зәһири белән очрашты. Очрашуда шулай ук Русия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да катнашты.

Тарафлар ике ил арасындагы хезмәттәшлекне һәм 2026 елда Татарстан башкаласында узачак чаралар турында сөйләшкән. Аерым алганда, алар Казанның кайбер мәктәпләрендә гарәп теле укытуны оештыру турында килештеләр, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Киләсе елда Казан рәсми рәвештә Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алачак.

Шул ук вакытта Татарстан һәм башка милли республикалар мәктәпләрендә Русия халыклары телләрен укыту елдан-ел кими. 2025 елның 1 сентябреннән беренче сыйныфта "Туган тел" һәм "Әдәби уку" дәресләре атнасына бер сәгатькә генә калды.
  • ❤ 8
  • 👎 5
  • 👍 2
  • 🤡 2
  • 🔥 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
  2. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  3. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  4. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  5. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  6. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →