Журналист Надежда Кеворкованың өендә үткәрелгән тентүнең нечкәлекләре билгеле.
Аны террорчылыкны аклауда гаеплиләр: имеш, ул 2005 елда Шамил Басаевның Нальчикка һөҗүм иткәнен һәм "Талибан" эшчәнлеген аклаган.
Кеворкованың элекке ире Максим Шевченко Надежда беркайчан да террорчылыкны акламаган дип белдерә. Аның сүзләренчә, "журналист буларак ул, әлбәттә, берничә елга сузылган мәхкәмә процессын яктырткан, гаепләнүчеләрнең җәзаланганнары турында да язган... Басаевның Нальчикка оештырган һөҗүмен исә ул һәрвакытта да террорчылык акты дип санаган һәм аны хөкем иткән, ә "Талибан" белән РФ хакимиятләре дә очрашкан".
Надежда Кеворкованы адвокат Калой Ахильгов яклый. Алар икесе дә хәзерге вакытта Тикшерү комитетында.
@azatliqradiosi
Post #22376
521
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 6нчы май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк. 🔹Журналист Надежда Кеворкованың өендә тентү уза. Ул хакта "Известия" газеты хәбәр итә. Полиция Кеворкованың өенә имеш ул террорчылыкны…

- 💔 4
- 🤯 2