TGViewer
Channel Public Channel
Сәлам, микроб!

Сәлам, микроб!

@microblar

Микроблар турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап

Сораулар буенча:
@tatmicrobiolog

89600520949
Subscribers
391
Photos
168
Videos
28
Links
46

Showing posts older than #60 · Back to latest

Older Posts 12 shown
Post #58 249
Бу микроорганизм нәрсәгә охшаган?😊
Post #57 234
Дуслар, Данияр белән өр-яңа тапшыру яздырдык!

Микроблар хакында!

Микрогөмбәләр!

"САФ" радиода! 🌺

"Табигать тапшыруы"😊

Бүген, 28.10, сәг 11дә!

http://saf-radio.ru
  • ❤ 10
  • 👍 1
Post #51 212
КФУ ның медицина һәм санитария бүлегендә хезмәт итүче дустым шундый матур фотосурәтләре белән бүлеште.

Ниндидер кеше дисбактериозга анализ тапшырган. Аның анализында кеше өчен файдалы булган бактерияләр табылды. Фотодагы көпшә пыялалы савытта (пробирка) кызгылт төстә - сыек туклыклы тирәлек. Ә тирәлек эчендә шундый матур итеп бифидобактерияләр колонияләре үскән! Микроскоптан караганда бифидобактерияләр кечкенә таякчыклар сыман күренә.
Бифидобактерияләр ризыкны эшкәртергә һәм туклыклы матдәләрне үзләштерергә ярдәм итә.

КФУның микробиология кафедрасында укыганда безгә төрле микроорганизмнарны күрергә насыйп булды! Яратам шул гаҗәеп микродөньяны!
  • ❤ 3
  • 👍 1
Post #50 226
Бииик тәмле ипи пешерүче, оста Миләүшә шундый ипиләр пешерә. Ипи камыры өчен оеткы куллана. Оеткысында файдалы бактерияләр һәм чүпрәләр (кибеттән сатып алынган түгел).

https://t.me/hleb_kazan

Миләүшә балалар өчен ипи пешерү буенча видео ясый😍 Аллаһ бирсә, куар-код аша видеосын карап булачак.

Китап тексты фәнни мөхәррирдә, корректорда һәм рәссамда🌺
  • 👍 1
Post #47 200
Өрәңге яфракларында кара таплар күргәнегез бармы?

Кара таплар – өрәңге яфракларындагы тукыманың үлгән өлешләре. Алар ритисима дип аталган бик кечкенә гөмбәләр белән зарарлану нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Бу чир кара тимгеллек дип атала.
Кара тимгеллекнең беренче билгеләре җәйнең уртасында күренә башлый: башта таплар ачык төстә, соңрак кара төстә була. Кайбер чакта яфракның тулысынча диярлек шундый таплар белән капланганын күреп була. Әгәр дә яфракның 30 % өлеше таплар белән капланса, яфрак хлорофилл һәм үсәр өчен кирәкле туклыклы матдәләр җитештерә алмаячак. Шулай итеп, әлеге чир агачның эчке өлешен зарарламаса да, яфракларның иртәрәк коелуларына китерергә мөмкин.

Фотосурәтләр өчен Әнисә Әмирулловнага рәхмәтлегемне белдерәм.

Ончыл чык авыруы турында монда язган идем.
  • 👍 4
Post #46 187
Әнисе микробиолог бит😄

Шамил микробларны ясый😊
Нинди микроб турында белдегез?
  • 👍 3
  • 🥰 3
Post #40 267
Китапта фәнни терминнарны татар телендә ничек дөрес язарга? Моның өчен сүзлекләр бар. Әйе, тик кайбер сүзләр сүзлектә юк.

"Алынма сүзне татар телендә алмаштырып була икән, без шушы вариантны кулланылышка кертеп җибәрергә тиеш" (КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры Гөлшат Галиуллина).

"Сәлам", "очкыч", "санак" кебек сүзләр сөйләмдә актив кулланыла.

Ә сез ничек уйлыйсыз?
"Кислород", "углекислый газ", "кислота" кебек сүзләр татар телендә ничек әйтелергә тиеш?

Китапта да яңа татар сүзләр булыр дип өметләнәм. Җәя эчендә булса да. Бәлки алар сөйләмгә дә кереп китә алыр.

Искәндәр абый Гыйләҗевка бик зур рәхмәт. Ул да минем фикеремне хуплады. Алсу апа Батталова бер кызыклы сүзлек табарга ярдәм итте. Сезгә дә кайбер битләрен монда беркетеп куям.
  • 👍 8
Post #33 547
Эш бара☺️
Китап өчен видеолар төшерәбез.

Китап тексты мөхәррирдә һәм рәссамда.
  • 👍 8
  • ❤ 3
  • 🔥 2
Post #32 221
  • 🔥 4
  • 🥰 2
Post #31 230
Сөенеч!
Китап яңалыклары🌺🌺🌺

Балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева һәм китапның мөхәррире белән очраштым.
Хәзер китапның рәссамын сайлыйбыз.
  • 👍 9
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →