КФУ ның медицина һәм санитария бүлегендә хезмәт итүче дустым шундый матур фотосурәтләре белән бүлеште.
Ниндидер кеше дисбактериозга анализ тапшырган. Аның анализында кеше өчен файдалы булган бактерияләр табылды. Фотодагы көпшә пыялалы савытта (пробирка) кызгылт төстә - сыек туклыклы тирәлек. Ә тирәлек эчендә шундый матур итеп бифидобактерияләр колонияләре үскән! Микроскоптан караганда бифидобактерияләр кечкенә таякчыклар сыман күренә.
Бифидобактерияләр ризыкны эшкәртергә һәм туклыклы матдәләрне үзләштерергә ярдәм итә.
КФУның микробиология кафедрасында укыганда безгә төрле микроорганизмнарны күрергә насыйп булды! Яратам шул гаҗәеп микродөньяны!
Post #51
212



- ❤ 3
- 👍 1