Өрәңге яфракларында кара таплар күргәнегез бармы?
Кара таплар – өрәңге яфракларындагы тукыманың үлгән өлешләре. Алар ритисима дип аталган бик кечкенә гөмбәләр белән зарарлану нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Бу чир кара тимгеллек дип атала.
Кара тимгеллекнең беренче билгеләре җәйнең уртасында күренә башлый: башта таплар ачык төстә, соңрак кара төстә була. Кайбер чакта яфракның тулысынча диярлек шундый таплар белән капланганын күреп була. Әгәр дә яфракның 30 % өлеше таплар белән капланса, яфрак хлорофилл һәм үсәр өчен кирәкле туклыклы матдәләр җитештерә алмаячак. Шулай итеп, әлеге чир агачның эчке өлешен зарарламаса да, яфракларның иртәрәк коелуларына китерергә мөмкин.
Фотосурәтләр өчен Әнисә Әмирулловнага рәхмәтлегемне белдерәм.
Ончыл чык авыруы турында монда язган идем.
Post #47
200


- 👍 4