TGViewer
Сәлам, микроб! Сәлам, микроб! @microblar · 391 subscribers
Post #29 211
Остаханәгә әзерләнгәндә өрәңге яфрагының җәймәсендәге ак тапларга күзем төште.
Бу - ончыл чык авыруы.
Сәбәбе нидә?
Күзгә күренми торган микрогөмбәләр (мәсәлән, Sawadaea bicornis, Sawadaea tulasnei) агач яфракларының күзәнәкләренә үтеп кереп, яфрактагы туклыклы матдәләр белән туена. (Әйе, әйе, микроорганизмнар арасында да гөмбәләр бар.) Микрогөмбәләр үрчи башлый, споралар барлыкка килә. Споралар безгә ак ончыл кунык булып күренә. Ончыл чык микрогөмбәләре үрчегән саен кунык күбәя бара. Ахыр чиктә яфракның шактый өлеше ак кунык белән капланырга мөмкин.
Ончыл чык белән зарарланган яфракларның фотосинтетик активлыгы кими. Андый яфраклар вакытыннан алда коела.

Ончыл чык - мучнистая роса.

Фотосурәт һәм видео авторы Гөлнур Фәхруллина.
  • ❤ 2
  • 👍 2
More from @microblar
  1. Jun 8, 2026Микроблар хакында сөйләштек, тәҗрибәләр үткәрдек, әвәләдек😍 "Алмаш-2026"
  2. Jun 8, 2026"Алмаш" гаилә җыены 2026
  3. May 28, 2026«Алмаш» гаилә җыенында микробиология буенча остаханә! Теркәлү өчен сылтама.
  4. Apr 2, 2026Бүген — Халыкара балалар китабы көне!📚 Шул уңайдан сабыегызга "Сәлам, микроб! китабын бүл…
  5. Nov 17, 2025💅 Начинаем знакомить вас с участниками маркета в рамках фестиваля Jadidfest 🟡Авторские о…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →