Китапта фәнни терминнарны татар телендә ничек дөрес язарга? Моның өчен сүзлекләр бар. Әйе, тик кайбер сүзләр сүзлектә юк.
"Алынма сүзне татар телендә алмаштырып була икән, без шушы вариантны кулланылышка кертеп җибәрергә тиеш" (КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры Гөлшат Галиуллина).
"Сәлам", "очкыч", "санак" кебек сүзләр сөйләмдә актив кулланыла.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
"Кислород", "углекислый газ", "кислота" кебек сүзләр татар телендә ничек әйтелергә тиеш?
Китапта да яңа татар сүзләр булыр дип өметләнәм. Җәя эчендә булса да. Бәлки алар сөйләмгә дә кереп китә алыр.
Искәндәр абый Гыйләҗевка бик зур рәхмәт. Ул да минем фикеремне хуплады. Алсу апа Батталова бер кызыклы сүзлек табарга ярдәм итте. Сезгә дә кайбер битләрен монда беркетеп куям.
Post #40
267






- 👍 8