Киләчәктә татар теле сакланып калса, аның, алман теленең кебек үк, "гади татарча" һәм "мөтәрәккый татарча" дигән ике сәвиягә (дәрәҗәгә) бүленүе муафыйк күрелә.
Гади татарча: кирил/латин әлифбасында язылган гади сүзләрдән оештырылган кыска җөмләләр.
Куллану даирәсе: татар телен өйрәнә башлаучылар һәм аны яхшы белмәүчеләр, классик татар имласын танымаучылар, башлангыч сыйныф укучылары.
Мөтәрәккый (стандарт, алгарышлы) татарча: классик татар имласында язылган, гарәп һәм фарсы сүзләре чагыштырмача күп булган озын һәм катлаулы җөмләләр.
Куллану даирәсе: фән, мәдәният, мәктәпләрнең урта һәм өлкән сыйныфлары, югары уку йортлары.
"Татар телен күбрәк кеше өйрәнсен өчен аны гадиләштерергә кирәк" һәм "гадилек - ул примитивлык һәм юньле контент булдыра алмау" дигән капма-каршы позицияләр арасында була ала торган [вакытлы] компромисс.
Әлеге
һомогеник диглоссиянең 1) мәгълүм телнең татар теленә басымын тәмам юк итмәсә дә, җиңеләйтә алачагында, 2) татар телен башка телләр тарафыннан фән һәм югары культура өлкәләреннән кысырыклап чыгаруын булдырмау өчен шартлар тудыра алачагында иманыбыз камил.
Мөтәрәккый татарча, революциягә кадәр Оренбург Мәхкәмә-и Шәргыясендә кулланылган ләһҗә шикелле үк, Идел, Урал һәм Себер төрки мөселманнарының гомум ләһҗәсе буларак каралган очракта, бүгенге татар телен генә түгел, бәлки башкорт, нугай һ.б. телләрне саклап калу һәм үстерү чарасы булып хезмәт итә алыр иде, дип уйлыйбыз.
https://t.me/iske_imla/541