جانیمداغی جیم ایکی دالینکغه فدا
آندین الفی تازه نهالینکغه فدا
نونی داغی عنبرین هلالینکغه فدا
قالغان ایکی نقطه ایکی خالینکغه فدا
( میر علیشیر نوایی )
العبد علی رضا العبّاسی غفر ذنوبه
"Җан"ымдагы "җим" ике далыңга фида,
Андын "әлиф"е тазә ниһалыңга фида,
"Нун"ы дагы ганбәрин һилалыңга фида,
Калган ике нокта ике халыңга фида.
(Мир Галишир Нәваи)
[Хаттат:] Галириза әл-Габбаси.
"Җан" сүзендәге "җим" хәрефе ике "дал" хәрефенә охшаган ике күкрәгеңә фида,
Андан "әлиф"е яшь үсентедәй зифа буеңа фида,
"Нун"ы дагын ганбәр кебек хуш исле, айдай йөзеңә фида,
Калган ике нокта* ике миңеңә** фида.
* Калган ике нокта - "җан" сүзендәге "җим" хәрефе астындагы бер нокта һәм "нун" хәрефе өстендәге бер нокта.
** Ике миңеңә - сөйгән ярның йөздәге кечкенә миң фарсы һәм төрки әдәбиятларында матурлык билгесе саналган.
چغاناق
#منابع
#چغتایچه
#نوائی
Post #3729
569
Forwarded from املا Имла
