Укытучылар көнендә беренче нәүбәттә мәктәптә безгә татар теле һәм әдәбияты укыткан Асия Фәттах кызы Борһанова исемә төшә.
Урыс мохитында үскән без, Казан балалары, урта сыйныфларда укыганда "төп" дәресләр бетеп, урыс балалары өйгә кайтып киткәндә, өстәмә дәрес булып кергән татар теле дәресенә йөрергә и яратмый идек! Кайберәүләребез ул дәресләрдән качып та китә иде. Алай да белем бирергә тырыша иде безгә.
1989 елда, 9 нчы сыйныфта, Асия Фәттаховна үз дәресләрендә безгә гарәп язуын өйрәтә башлады. Бер тапкыр кулъязмалар белгече мәрхүм Әнвәр Хәйрине дә дәрескә чакырган иде (үзе белән кулъязмалар алып килеп, безгә күрсәтеп аңлатканын әле дә хәтерлим). Язма мирасыбыз белән кызыксынуым шул дәресләрдә башланды.
Рәхмәт Сезгә, Асия Фәттаховна!
Post #3744
355
Forwarded from Dr. Bormotucher
