TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.5K
Photos
11.5K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #31590 · Back to latest

Older Posts 11 shown
Post #31589 285
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Уфадагы «Башнефть-УНПЗ» нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан — Astra Astra басмасының OSINT-аналитигы Уфаның сәнәгать мәйданында дрон һөҗүменнән соң янгынның «Башнефть-УНПЗ» нефть эшкәртү заводында чыкканын ачыклады. Башкортстан…
Уфада бүген дрон һөҗүме нәтиҗәләре видеода:
https://www.youtube.com/shorts/_0wq0zQgkSA
YouTube УФАДА ТОРАК ЙОРТКА ДРОН ТӨШТЕ Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliqБезнең Ин...
  • 👍 3
Post #31588 294
«Чишү юлларын эзләргә кирәк». Казанда чүп яндыру заводы төзелешен «яхшырак заманнар җиткәнчегә» кадәр кичектергәннәр

Казан хакимиятенә калдыклар белән эш итү мәсьәләсен чүп яндыру корылмасын исәпкә алмыйча хәл итүнең яңа юлларын эзләргә туры киләчәк. Завод төзелеше әлегә туктатылган.

Бу хакта бүген Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте, дип яза «Бизнес Online».

— Әлегә бу проектны исәпкә алмыйча, мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә кирәк. БУ зур проект безнең өчен бик мөһим иде. Әмма, кызганыч, хәзер без ансыз эш итәбез, — дигән Гыйниятуллин.


Аның сүзләренчә, чүз яндыру корылмасы төзелергә тиешле мәйданда инде биналар торгызылган, гомуми төзелеш эшләре башкарылган һәм төтен торбасы өчен нигез әзерләнгән. Әмма, Гыйниятуллин әйтүенчә, проектны дәвам итү әлегә «яхшырак заманнар килгәнчегә кадәр» кичектерелгән.

Узган ел җәй «Ростех» башлыгы Сергей Чемезов Россия президенты Владимир Путин белән очрашуда Казан янындагы чүп яндыру корлымасын якын арада төзелмәячәген хәбәр иткән иде.

Заводны Татарстанның Яшел Үзән районы Осиново авылында төзергә ниятләгәннәр иде. Төзелешкә каршы җирле халыкның протестларга чыкты.
  • 😁 5
  • ❤ 1
  • 👍 1
Post #31587 296
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Дрон Уфадагы торак йортка эләккән. Бер кешенең яралануы турында хәбәр ителә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы «сәнәгать ширкәтләренә» дроннар һөҗүменең «кире кагылуы» турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, «барлыгы алты дрон булган, шуларның дүртесе…
Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Уфадагы «Башнефть-УНПЗ» нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан — Astra

Astra басмасының OSINT-аналитигы Уфаның сәнәгать мәйданында дрон һөҗүменнән соң янгынның «Башнефть-УНПЗ» нефть эшкәртү заводында чыкканын ачыклады.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров моңарчы нефть эшкәртү заводларының берсендә «кечкенә генә янгын» башлануын хәбәр иткән иде, әмма кайсы ширкәттә икәнен әйтмәде. Хәбиров һөҗүмнең «ремонтта булган» бер җайланмага ясалуын белдерде.

— Зыян зур түгел. Бер-ике көн эчендә барысын да төзәтеп бетерәбез дә эшне дәвам итәбез, — диде Башкортстан башлыгы.

Уфаның төньяк сәнәгать мәйданында өч ширкәтне үз эченә алган эшкәртү комплексы урнашкан: «Башнефть-Уфанефтехим», «Башнефть-Новойл» һәм «Башнефть-УНПЗ». Бу Русиядә иң эре нефть эшкәртү комплексларының берсе. Ул елына 23,5 миллион тонна чимал эшкәртүгә куәтле.

«Башнефть-УНПЗ»га моңа кадәр 2 августта һөҗүм булды.

Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Уфага җибәрелгән дроннар торак йортка һәм нефть эшкәртү ширкәтенә эләккән Торак йортта Һиндстан ватандашы яраланган. Astra басмасының OSINT-аналитигы Уфаның сәнәгать мәйданында дрон һөҗүменнән соң янгынның «Башнефть-УНПЗ» нефть эшкәртү заводында чыкканын ачыклады.
  • 🔥 2
Post #31586 314
Дрон Уфадагы торак йортка эләккән. Бер кешенең яралануы турында хәбәр ителә

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы «сәнәгать ширкәтләренә» дроннар һөҗүменең «кире кагылуы» турында хәбәр итте.


Аның сүзләренчә, «барлыгы алты дрон булган, шуларның дүртесе бәреп төшерелгән». Хәбиров дроннарның берсе «сәнәгать зонасына төшкән, аз гына янгын чыккан» дип өстәде.

— Тагын бер дрон Затон микрорайонындагы торак йортка эләккән. Югары катларда тәрәзәләр ватылган, шулай ук дрон калдыклары һәм кыйпылчыклары парковкада торган машиналар өстенә төшкән. Беренчел мәгълүматларга караганда, бер кеше зыян күргән. Ул хастаханәгә озатылган, хәзер аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, — дип язды Хәбиров Telegram-каналында.


Ufa1 басмасы зыян күрүченең 21 яшьлек Һиндстан ватандашы булуын яза. Журналистлар мәгълүматларына караганда, кыйпылчыклар аның битен җәрәхәтләгән.
Украинаның Exilenova+ каналы зыян күргән йортның фотосын чыгарды.
Telegram Exilenova+ Также под утро в Уфе сработал РЭБ.
  • 🔥 1
Post #31585 301
Оренбурның «Бергә» татар яшьләре оешмасы быел җәй өченче тапкыр «Яр буенда биюләр» уздырды.

Бары тик үз көчләре белән: микрофон һәм тавыш көчәйткечне дә алар үз акчасына алган. Җиһазлар профессиональ булмаса да, зур гына чара оештырылган.

Биредә татар милли биюләрен өйрәтәләр, халык уеннары уйныйлар, баян яңгырап тора. Биюләр уздыруны шәһәр хакимияте дә хуплаган. Шәһәр урамнарында күмәк биюләр моңарчы Казан һәм Уфада оештырыла иде.

Оренбурның үзендә 40 меңләп, ә өлкәдә 116 меңләп татар яши. Яшьләрнең «Бергә» яшьләр оешмасы актив эшли, ел дәвамында төрле чаралар уздыра.

Мәсәлән, күптән түел татар винил пластинкалары кичәсенә җыелганнар, бергәләп Морадым тарлавыгына барганнар.
  • 👍 10
  • 🔥 5
Post #31584 303
Русия ягына бирелгән Украин су асты көймәсенең элекке командиры, 1нче ранг капитаны Роберт Шагеев (Шәгыев) 13 августта Акъярда шартлау булган көнне һәлак булган.

Русиянең Кара диңгез флотына ул 2014 елда күчкән. Бу хакта The Insider Русиянең дәүләт реестрларындагы мәгълүматларга таянып хәбәр итә . Акъярдагы шартлау вакытында Шагеевның үлеме турында кайберTelegram-каналлар һәм блогерлар да язган иде. Реестрларда Шагеевның үлем датасы шартлау булган көнгә туры килүе күренә.

Кулдан ясалган шартлаткыч Акъярда 13 августта яныннан бер ир узып барганда шартлады. Аны эскәмия янындагы чүп савытына куйганнар. Ир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

ℹ️ Роберт Мансур улы Шагеев — Украина Хәрби-диңгез көчләренең элекке офицеры һәм «Запорожье» украин су асты көймәсе командиры. 2014 елда Кырымны аннексияләгән вакытта су асты көймәсе Акъярның Стрелецкая бухтасында бикләнеп кала. Шагеев Украина Хәрби-диңгез көчләреннән китеп, Русиянең Кара диңгез флотына хезмәткә күчкән. Соңрак ул су асты көймәләренең 4нче аерым бригадасы командиры урынбасары булып эшләгән. Украина аны дәүләт хыянәте турындагы маддә буенча эзләүгә игълан иткән, аның исеме «Миротворец» исемлегенә кертелгән.

Русия Федераль иминлек хезмәте Россия саклану министрлыгы хәрбие һәлак булуын раслады, әмма үлүченең кем икәнен рәсми рәвештә әйтмәде.
Шартлауда шикләнелгән хатын-кызны ике айга кулга алганнар. Бу хакта 14 августта Русиянең Акъярдагы Ленин районы мәхкәмәсе хәбәр итте. Куәт оешмалары мәгълүматынча, тоткарланган хатын-кыз — Русия ватандашы, имеш, ул Украина махсус хезмәтләре кушуы буенча эш иткән. Украина ягы бу вакыйгага аңлатма бирмәде.

Куәт оешмаларына якын Telegram-каналлар һәм кырым блогеры Александр Талипов тоткарланган хатын-кызның 1994 елда туган, Ярославль шәһәрендә туып-үскән Маргарита Реутт (Реут) булуын раслый. Имеш, былтыр аны «армияне дискредитацияләү» өчен штрафка тартканнар. Хатын-кызның кемлеге рәсми рәвештә ачылмаган.
The Insider Экс-командир украинской подлодки, перешедший на сторону РФ, погиб в день взрыва в Севастополе. Информация об этом появилась в госреестре Капитан 1-го ранга Роберт Шагеев погиб 13 августа в день взрыва в Севастополе. Информацию об этом The Insider обнаружил в госреестре. Ранее Telegram-каналы и…
  • ❤ 2
  • 🔥 1
  • 😱 1
Post #31583 294
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр:

🔷Мәскәү өлкәсендә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше, шул исәптән 10 яшьлек кыз бала, зыян күргән, дип хәбәр итте губернатор Андрей Воробьёв. 10 мең кеше утсыз калган.

🔷Бүген төнлә Мәскәүгә һәм өлкәгә 620дән артык дрон очкан, аларның 180е турыдан-туры өлкә өстендә бәреп төшерелгән, дип белдерде Мәскәү мэры Сергей Собянин.

🔷Рязань өлкәсенә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Аларның икесе хастаханәдә, дип хәбәр итте губернатор Павел Малков.

🔷Колумбиядәге җир тетрәүдә һәлак булучылар саны 289га җиткән, тагын 4187 кеше зыян күргән, дип хәбәр итте ил президенты Абелардо де ла Эсприэлья.

🔷Доналд Трампның эшен хуплау күрсәткече 33 процентка кадәр төшкән. Бу — аның АКШ президенты вазифасында ике мөддәте дәвамындагы иң түбән күрсәткеч. Reuters/Ipsos үткәргән һәм 17 августта тәмамланган сораштыру нәтиҗәләре шундый. Узган атнада бу күрсәткеч 35 процент булган.

🔷Август уртасына бизнес вәкилләренең Русия казнасына түләгән ирекле кертемнәр 383,69 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта «Ведомости» «Электрон бюджет» мәгълүматларына сылтанып яза. Бу бөтен 2025 елдагы кертемнәр күләменнән 1,5 тапкыр күбрәк.
  • 👍 1
  • 🔥 1
  • 💔 1
Post #31574 739
17 августта җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, татар милли хәрәкәте вәкиле Фәндәс Сафиуллинга 90 яшь тулган булыр иде. Ул 2021 елда бакыйлыкка күчте. Аның әйтеп калдырган фикерләрен тәкъдим итәбез.
  • ❤ 9
  • 😢 5
  • 🙏 1
Post #31573 282
Уфада мәктәп укучысы апалы-сеңелле кызларга пычак белән һөҗүм иткән

Уфада 16 яшьлек кызны яшьтәшенә һәм аның кече сеңлесенә һөҗүм итүдә шикләнәләр. Зыян күрүчеләр — 16 һәм 9 яшьлек мәктәп укучылары, алар хастахадә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, яшүсмер кыз таныш кызының өенә кунакка килгән. Өйдә әти-әниләре булмаган. Үсмерләр арасында низаг чыккан, шул вакытта кунак кыз пычак алып, балаларга ташланган.

«Ике 16 яшьлек кыз арасында низаг чыккан, нәтиҗәдә аларның берсе яшьтәшенә һәм аның тугыз яшьлек сеңлесенә пычак кадаган. 10 яшьлек энеләренә зыян күрмәгән», диелә прокуратура хәбәрендә.

Республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләрнең хәле бик авыр һәм авыр дип бәяләнә.

«Табиблар кичекмәстән операция ясауша кереште, алар әле генә тәмамланды. Өлкән кызның хәле хәзер бик авыр. Кечесенең хәле авыр, әмма тотрыклы дип бәяләнә, — диде Рәхмәтуллин.


Шикләнелүче кулга алынган. Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу турындагы маддә нигезендә җинаять эше ачылган.

🔻Быел февральдә 15 яшьлек үсмер башлыча Һиндстан һәм Африка илләреннән студентлар яшәгән тулай торакка пычак белән һөҗүм итеп дүрт кешене яралады.
  • 😢 3
  • 😱 2
  • ❤ 1
Post #31572 295
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔷Белгород өлкәсенең Колосково авылына ракет һөҗүме нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, тагын дүрт кеше, шул исәптән 14 яшьлек бала, яраланган. Бу хакта Белгород өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Шуваев хәбәр итте.

🔷Испаниянең Сеута шәһәрендә мигрантлар Мароккога кире кайтару урынына аларга сыену урыны бирүне таләп итеп урамга чыккан, дип яза Reuters. Хәзер Сеутада 5–8 меңләп мигрант кала, аларның күбесе шәһәр пляжларында һәм читтәге районнарда яши.

🔷 Европа берлегенең тышкы сәясәт һәм иминлек мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары вәкиле Кая Каллас Русиягә каршы сугыш башланганнан бирле «иң күләмле» санкцияләр җыелмасы әзерләү турында хәбәр итте. Аны көзен тәкъдим итәргә җыеналар.

🔷Иран армиясе башлыгы Әмир Хатами иранлыларга һәрбер үтерелгән яки әсирлеккә алынган АКШ хәрбие өчен 30 мең доллар түләнәчәген белдерде, дип хәбәр итә IRNA. Хатын-кызларга исә ике тапкыр күбрәк акча вәгъдә ителгән. Моннан тыш, Иран армиясе американ хәрбиләрне үтерүдә кулланылган коралны халыктан сатып алып, аны махсус музейда күрсәтергә җыена.

🔷Русия сугышта җиңә алмаячак дигән икътисадчыны ВЭБ корпорациясеннән (элекк Тышкы икъисад банкы) эштән алганнар. Андрей Клепач анда баш икътисадчы иде. ВЭБның матбугат хәбәрендә аның вәкаләтләре мөддәте чыгуы әйтелә. Шул ук вакытта икътисади басмалар Клепачның Никитский клубы утырышында чыгыш ясаганнан соң эштән алынуы ихтимал дип саный. Ул анда Русиянең Украина һәм Көнбатыш белән «туйдыру сугышында» җиңеләчәген белдергән.
  • ❤ 1
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →