TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31584 303
Русия ягына бирелгән Украин су асты көймәсенең элекке командиры, 1нче ранг капитаны Роберт Шагеев (Шәгыев) 13 августта Акъярда шартлау булган көнне һәлак булган.

Русиянең Кара диңгез флотына ул 2014 елда күчкән. Бу хакта The Insider Русиянең дәүләт реестрларындагы мәгълүматларга таянып хәбәр итә . Акъярдагы шартлау вакытында Шагеевның үлеме турында кайберTelegram-каналлар һәм блогерлар да язган иде. Реестрларда Шагеевның үлем датасы шартлау булган көнгә туры килүе күренә.

Кулдан ясалган шартлаткыч Акъярда 13 августта яныннан бер ир узып барганда шартлады. Аны эскәмия янындагы чүп савытына куйганнар. Ир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

ℹ️ Роберт Мансур улы Шагеев — Украина Хәрби-диңгез көчләренең элекке офицеры һәм «Запорожье» украин су асты көймәсе командиры. 2014 елда Кырымны аннексияләгән вакытта су асты көймәсе Акъярның Стрелецкая бухтасында бикләнеп кала. Шагеев Украина Хәрби-диңгез көчләреннән китеп, Русиянең Кара диңгез флотына хезмәткә күчкән. Соңрак ул су асты көймәләренең 4нче аерым бригадасы командиры урынбасары булып эшләгән. Украина аны дәүләт хыянәте турындагы маддә буенча эзләүгә игълан иткән, аның исеме «Миротворец» исемлегенә кертелгән.

Русия Федераль иминлек хезмәте Россия саклану министрлыгы хәрбие һәлак булуын раслады, әмма үлүченең кем икәнен рәсми рәвештә әйтмәде.
Шартлауда шикләнелгән хатын-кызны ике айга кулга алганнар. Бу хакта 14 августта Русиянең Акъярдагы Ленин районы мәхкәмәсе хәбәр итте. Куәт оешмалары мәгълүматынча, тоткарланган хатын-кыз — Русия ватандашы, имеш, ул Украина махсус хезмәтләре кушуы буенча эш иткән. Украина ягы бу вакыйгага аңлатма бирмәде.

Куәт оешмаларына якын Telegram-каналлар һәм кырым блогеры Александр Талипов тоткарланган хатын-кызның 1994 елда туган, Ярославль шәһәрендә туып-үскән Маргарита Реутт (Реут) булуын раслый. Имеш, былтыр аны «армияне дискредитацияләү» өчен штрафка тартканнар. Хатын-кызның кемлеге рәсми рәвештә ачылмаган.
The Insider Экс-командир украинской подлодки, перешедший на сторону РФ, погиб в день взрыва в Севастополе. Информация об этом появилась в госреестре Капитан 1-го ранга Роберт Шагеев погиб 13 августа в день взрыва в Севастополе. Информацию об этом The Insider обнаружил в госреестре. Ранее Telegram-каналы и…
  • ❤ 2
  • 🔥 1
  • 😱 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә быелгы Нобель бүләге «яктылык ярдәмендә идарә ителә торг…
  2. Oct 5, 2026Бүген Сөембикә манарасыннан ярымайны алачаклар. Ул реставрацияләнәчәк Казанда 5 октябрьдә…
  3. Oct 4, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  4. Oct 4, 2026Казанда "Кызыклы шәкерт" спектакле премьерасы узды: туган телен белмәгән татарлар турында…
  5. Oct 3, 2026Баланың туган телен белмәве үскәч нәрсәгә китерә? Кайберәүләр балага татар теле кирәк түге…
  6. Oct 3, 2026Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән Бу атнада Чаллы…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →