TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #31572 295
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔷Белгород өлкәсенең Колосково авылына ракет һөҗүме нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, тагын дүрт кеше, шул исәптән 14 яшьлек бала, яраланган. Бу хакта Белгород өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Шуваев хәбәр итте.

🔷Испаниянең Сеута шәһәрендә мигрантлар Мароккога кире кайтару урынына аларга сыену урыны бирүне таләп итеп урамга чыккан, дип яза Reuters. Хәзер Сеутада 5–8 меңләп мигрант кала, аларның күбесе шәһәр пляжларында һәм читтәге районнарда яши.

🔷 Европа берлегенең тышкы сәясәт һәм иминлек мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары вәкиле Кая Каллас Русиягә каршы сугыш башланганнан бирле «иң күләмле» санкцияләр җыелмасы әзерләү турында хәбәр итте. Аны көзен тәкъдим итәргә җыеналар.

🔷Иран армиясе башлыгы Әмир Хатами иранлыларга һәрбер үтерелгән яки әсирлеккә алынган АКШ хәрбие өчен 30 мең доллар түләнәчәген белдерде, дип хәбәр итә IRNA. Хатын-кызларга исә ике тапкыр күбрәк акча вәгъдә ителгән. Моннан тыш, Иран армиясе американ хәрбиләрне үтерүдә кулланылган коралны халыктан сатып алып, аны махсус музейда күрсәтергә җыена.

🔷Русия сугышта җиңә алмаячак дигән икътисадчыны ВЭБ корпорациясеннән (элекк Тышкы икъисад банкы) эштән алганнар. Андрей Клепач анда баш икътисадчы иде. ВЭБның матбугат хәбәрендә аның вәкаләтләре мөддәте чыгуы әйтелә. Шул ук вакытта икътисади басмалар Клепачның Никитский клубы утырышында чыгыш ясаганнан соң эштән алынуы ихтимал дип саный. Ул анда Русиянең Украина һәм Көнбатыш белән «туйдыру сугышында» җиңеләчәген белдергән.
  • ❤ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 4, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  2. Oct 4, 2026Казанда "Кызыклы шәкерт" спектакле премьерасы узды: туган телен белмәгән татарлар турында…
  3. Oct 3, 2026Баланың туган телен белмәве үскәч нәрсәгә китерә? Кайберәүләр балага татар теле кирәк түге…
  4. Oct 3, 2026Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән Бу атнада Чаллы…
  5. Oct 2, 2026Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм т…
  6. Oct 2, 2026Германиядә сыену эзләүче татар активисты: "Русиядә мине төрмә көтә" Татарстаннан Раушан Гы…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →