Уфада 16 яшьлек кызны яшьтәшенә һәм аның кече сеңлесенә һөҗүм итүдә шикләнәләр. Зыян күрүчеләр — 16 һәм 9 яшьлек мәктәп укучылары, алар хастахадә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, яшүсмер кыз таныш кызының өенә кунакка килгән. Өйдә әти-әниләре булмаган. Үсмерләр арасында низаг чыккан, шул вакытта кунак кыз пычак алып, балаларга ташланган.
«Ике 16 яшьлек кыз арасында низаг чыккан, нәтиҗәдә аларның берсе яшьтәшенә һәм аның тугыз яшьлек сеңлесенә пычак кадаган. 10 яшьлек энеләренә зыян күрмәгән», диелә прокуратура хәбәрендә.
Республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләрнең хәле бик авыр һәм авыр дип бәяләнә.
«Табиблар кичекмәстән операция ясауша кереште, алар әле генә тәмамланды. Өлкән кызның хәле хәзер бик авыр. Кечесенең хәле авыр, әмма тотрыклы дип бәяләнә, — диде Рәхмәтуллин.
Шикләнелүче кулга алынган. Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу турындагы маддә нигезендә җинаять эше ачылган.
🔻Быел февральдә 15 яшьлек үсмер башлыча Һиндстан һәм Африка илләреннән студентлар яшәгән тулай торакка пычак белән һөҗүм итеп дүрт кешене яралады.