"Авылга күчәр идек, йортны салып бетерергә акча җитми" Түбән Кама халкы һөҗүмнән соң ничек яшиКама буенда, Казаннан 220 км ераклыкта урнашкан һәм Русиянең иң эре ненфть химиясе комплексларының берсе янында төзелгән Түбән Камага 10 августта иң үлемечле һөҗүмнәрнең берсе булды. Ул көнне 13 кеше һәлак булды, 78 кеше яраланды.
Түбән Камада яшәүчеләр арасында мәгълүмат алу авыр. Русиянең Украинада алып барган сугышны яктыртуда цензура кертелде. Дрон һөҗүмнәре, алар китергән зыян фото-видеоларын тарату туелды. Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Моның өчен кануни җәза каралган.
"Берег" бәйсез журналистлар кооперативы берничә кеше белән сөйләшә алган.
💬 "Мин бу йорт янында күзләремә яшьләремә буылып басып тордым. Моны танырга да оялам. Мин инде олы кеше, күпне күрдем, әмма монда үземне тыя алмадым", — дигән 53 яшьлек
Руслан (аның исеме үзртәлегән).
Шул ук вакытта сәнгать проектлары белән шөгыльләнүче һәм Түбән Камага эш белән еш килеп йөрүче
Ольга әллә ни борчылмый, халыкның да паникага бирелүен күрмим ди.
💬 "Ныграк курыктым дия алмыйм, чөнки инде булган хәлләргә ияләштем. Асылда, хәзер бер җирдә дә имин түгел", — ди ул. Түбән Камада эшен туктатырга җыенмый.
44 яшьлек
Алина (исеме үзгәртелгән) гомере буе Түбән Камада яши. 10 августтагы һөҗүм нәтиҗәләре турында Алина иреннән белгән.
💬 "Курку көчәя барды, миңа табибка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Балалар өчен куркыныч, шәһәрдән китәсе килә. Курку көчәя бара, чөнки һөҗүмнәр ешайды һәм җимерүләре дә артты", — ди хатын. Балалары өчен борчыла, 1 сентябрьдә баласын мәктәпткә җибәрмәскә җыена.
"Ирем белән безнең авыл җирлегенә күчеп китү мөмкинлеген дә карыйбыз. Әлегә йортны тулысынча төзеп чыгарлык акча җитми", — дип аңлата Ольга.
Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.