TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #31548 255
"Авылга күчәр идек, йортны салып бетерергә акча җитми" Түбән Кама халкы һөҗүмнән соң ничек яши

Кама буенда, Казаннан 220 км ераклыкта урнашкан һәм Русиянең иң эре ненфть химиясе комплексларының берсе янында төзелгән Түбән Камага 10 августта иң үлемечле һөҗүмнәрнең берсе булды. Ул көнне 13 кеше һәлак булды, 78 кеше яраланды.

Түбән Камада яшәүчеләр арасында мәгълүмат алу авыр. Русиянең Украинада алып барган сугышны яктыртуда цензура кертелде. Дрон һөҗүмнәре, алар китергән зыян фото-видеоларын тарату туелды. Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Моның өчен кануни җәза каралган.

"Берег" бәйсез журналистлар кооперативы берничә кеше белән сөйләшә алган.

💬 "Мин бу йорт янында күзләремә яшьләремә буылып басып тордым. Моны танырга да оялам. Мин инде олы кеше, күпне күрдем, әмма монда үземне тыя алмадым", — дигән 53 яшьлек Руслан (аның исеме үзртәлегән).

Шул ук вакытта сәнгать проектлары белән шөгыльләнүче һәм Түбән Камага эш белән еш килеп йөрүче Ольга әллә ни борчылмый, халыкның да паникага бирелүен күрмим ди.

💬 "Ныграк курыктым дия алмыйм, чөнки инде булган хәлләргә ияләштем. Асылда, хәзер бер җирдә дә имин түгел", — ди ул. Түбән Камада эшен туктатырга җыенмый.

44 яшьлек Алина (исеме үзгәртелгән) гомере буе Түбән Камада яши. 10 августтагы һөҗүм нәтиҗәләре турында Алина иреннән белгән.

💬 "Курку көчәя барды, миңа табибка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Балалар өчен куркыныч, шәһәрдән китәсе килә. Курку көчәя бара, чөнки һөҗүмнәр ешайды һәм җимерүләре дә артты", — ди хатын. Балалары өчен борчыла, 1 сентябрьдә баласын мәктәпткә җибәрмәскә җыена.

"Ирем белән безнең авыл җирлегенә күчеп китү мөмкинлеген дә карыйбыз. Әлегә йортны тулысынча төзеп чыгарлык акча җитми", — дип аңлата Ольга.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
Азатлык Радиосы "Авылга күчәр идек, йортны салып бетерергә акча җитми" Түбән Кама халкы һөҗүмнән соң ничек яши "Берег" бәйсез журналистлар кооперативы даими дрон һөҗүмнәре астында яшәүче Түбән Кама кешеләре белән сөйләшкән. 10 августта шәһәргә иң үлемечле һөҗүм булды: 13 кеше һәлак булды, 78 кеше яраланды. Азатлык Радиосы журналистларның бу текстына нигезләнеп, кешеләрнең…
  • 😁 2
  • 😱 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 5, 2026Бүген Сөембикә манарасыннан ярымайны алачаклар. Ул реставрацияләнәчәк Казанда 5 октябрьдә…
  2. Oct 4, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  3. Oct 4, 2026Казанда "Кызыклы шәкерт" спектакле премьерасы узды: туган телен белмәгән татарлар турында…
  4. Oct 3, 2026Баланың туган телен белмәве үскәч нәрсәгә китерә? Кайберәүләр балага татар теле кирәк түге…
  5. Oct 3, 2026Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән Бу атнада Чаллы…
  6. Oct 2, 2026Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм т…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →