Самар өлкәсенә ракет һөҗүме булды. Зыян күрүчеләр бар.
Бүген иртәнге якта Самардагы сәнәгать ширкәтенә һөҗүм булды, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Вячеслав Федорищев.
Зыян күрүчеләр бар диде, ләкин аларның санын әйтмәде.
Astra мәгълүматларына караганда, һөҗүм нәтиҗәсендә бер цехта янгын чыккан. Ул «Авиакор» заводына (очкычлар төзү, шулай ук төрле төрдәге һава җиһазлары ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә) яки «Прогресс» ракет-галәм үзәгенә (ракет йөртүче «Союз-2» сериясен һәм галәм аппаратларны эшләү һәм сынау белән шөгыльләнә) карарга мөмкин.
Һөҗүм Украинада җитештерелгән ерак арага оча торган «Фламинго» канатлы ракетлары белән ясалган дип фаразлана. «Фламинго» ракетларын җитештерүче Украинадагы Fire Point ширкәтенең баш конструкторы Денис Штилерман X социаль челтәрендә ракет җибәрү видеосын һәм һөҗүм нәтиҗәләре күрсәтелгән видео чыгарды.
Фото: Astra / Telegram
Post #31545
254


- 🔥 1