1887 елның 27 июлендә Касыйм шәһәрендә татарлар арасыннан чыккан беренче хатын-кыз математик, Сорбонна университетында белем алган Сара Шакулова туган Шакулова Сара Касыйм кызы (1887-1964) - математикадан югары белемгә ия булган беренче татар хатын-кызы. Аның әтисе шәһәрнең шәрәфле кешесе Касыймхан Хөсәен улы Шакулов (
Сәет Шакулов) тире-мех эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнгән. Аның туганнан-туган сеңлесе
Гайшә Батыргәрәй кызы Шакулова данлыклы
Галимҗан Барудиның тормыш иптәше булган, Әнисе
Фатыйма Дебердиева Сембер якларындагы
Дебердиев, Акчуриннар нәселеннән. (Фамилия алдына куелган Сәет кушымтасы шәҗәрә нигезендә ул нәселнең тамырлары
Мөхәммәт пәйгамбәргә барып тоташканны күрсәтүче ишарә икәнлеге билгеле).
Шакуловлар гаиләсендә дөньяга җәдитчелек карашы булган. Алар дини йолаларны, гореф-гадәтләрне катгый тоту белән бергә, чит телләрне, музыка, Европа мәдәниятен дә өйрәнгәннәр. Сара Шакулова берничә ел Касыймов янындагы Торбаева авылында җәдитчә оештырылган мәктәптә укый. Анда ислам нигезләрен, татар телен өйрәнә. 1905 елда Касыймда урыс телендә кызлар гимназиясен тәмамлый. Аннан соң Петербурдагы тәрбиячеләр әзерли торган курсларда укый. 1907 елдан соң педогог Лесгафт оештырган ул курслар ябыла һәм Сара Шакулова белемен дәвам итәр өчен Парижга китә, анда данлыклы Сорбонна университетына укырга керә. Русиядә исламны тоткан хатын кызларга югары уку йортларына керү мөмкинлеге булмый. Сорбоннада ул 1909 елдан 1913 елга кадәр укый һәм югары билгеле диплом ала.
Аннан кайтканнан соң берничә ел Мәскәү өлкәсендә укытканнан соң 1916 елдан Казанда сәнгать мәктәбендә укыта, соңыннан
Аитова һәм
Ләбибә Хөсәенова кызлар гимназиясендә белем бирә, Казанның Эккерт дип аталган коммерция училищесында укыта.
Сара Шакулова турында күптөрле мәгълүматлар бар. Ул Башкортстанда мәгариф наркомында да эшли, аннан соң Крупская чакыруы белән Мәскәүгә кайта. Мәскәүдә мәгариф наркомында эшләгән вакытта Әсәдуллаев йортындагы мөселман мәктәбе нигезендә татар телендә белем бирүче Нариманов исемендәге урта мәктәп ача. Ул мәктәпнең директоры булып эшли. Математика, татар теле дәреслекләре яза. Ләкин совет елларындагы эшчәнлеге вакытында Сара Шакулова үзенең Сорбоннада укыганлыгын яшерә, ул турыда бер генә анкетада да күрсәтми.
Гомеренең соңгы елларына кадәр Мәскәү югары техник уку йортларында математикадан укыта. Сара Шакулова 1964 елда вафат була, ул данлыклы Данилов татар зиратына күмелгән.
Сара Шакулова үзенең тормыш юлында күп төрле уку йортларында укыткан шәхес. Шулай ук ул Мәскәү мәдәни үзәге каршындагы татар мәктәбен оештыручы, дәреслекләр авторы буларак Сара Шакулова татар тарихында үз урынын тотып тора.
@azatliqradiosi