TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31414 528
Үзен “Сөргендәге Татарстан хөкүмәте” дип танытучы төркем Әсир милләтләр атналыгы уңаеннан чара уздырды

Төрле илләрдә кешеләр әлеге атналык уңаеннан шигарьләр тотып чыккан. Бу хакта “Сөргендәге Татарстан хөкүмәте” үз Telegram каналында язды.

АКШта яшәүче Камил Сукаев 25 июньдә БМО бинасы каршында пикетта басып торган.

“Бу атнда милләтләр турында күп әйтелде. Әмма кеше хокуклары, азатлык, халыкларга үз киләчәген үзләренә билгеләү мөмкинлеген бирү бер атнага гына сыеша торган тема түгел. Бу көндәлек чынбарлык...”, ди ул.

Сукаев сүзләренчә, кайвакыт бер кеше генә берни хәл итә алмый һәм берни үзгәртә алмый кебек.

“Әмма еш кына күп үзгәрешләр шул бер кеше гамәленнән, бер сөйләшүдән башлана. Мин битараф булмаган, үз мәдәниятләрен, телен, хокукларын тыныч юл белән саклаучы кешеләргә рәхмәтлемен”, ди ул.

Аның сүзләренчә,"Әсир милләтләр атнасы" тәмамлана, әмма җаваплылык һәм эш дәвам итә.

▪️АКШ президенты Доналд Трамп 2026 елның 19-25 июлен "Әсир милләтләр атналыгы" дип игълан итте (Captive Nations Week).
  • ❤ 7
  • 🔥 5
  • 👍 3
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  2. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
  3. Oct 9, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист,…
  4. Oct 9, 20262026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды…
  5. Oct 9, 2026КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды Казан федераль университетының Филология…
  6. Oct 8, 2026Әдәбияттан Нобель бүләген Канада язучысы Энн Карсон алды 2026 ел әдәбияттан Нобель премияс…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →