TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31411 301
Көн язмасы: Ике сәгать саен – бер үлем. Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны 20 меңнән артты
 
27 июльгә исемлектә ике республикадан 20 016 исем бар. Хисапка үлемнәре расланган кешеләр исемнәре, алар турында таба алган мәгълүмат кертелә. 

Бүгенге көнгә безгә Башкортстаннан – 10 549, Татарстаннан 9 467 үлгән сугышчы исеме билгеле.

Әлеге үлемнәр нәрсә аңлата? Бу юлы без үлемнәр санын реаль күрсәткечләр белән чагыштырырга булдык.

Бүген сугыш инде 1615 көн дәвам итә. Үлемнәр санын бу вакытка бүлгәндә, куркыныч саннар күренә:

▪️Һәр 1 сәгать 56 минутта – сугышта Башкортстан белән Татарстаннан 1 кеше үлә
▪️1615нең һәр көнендә – көненә уртача 12 кеше үлә
▪️Һәр атна – уртача 87 кеше үлә
▪️Аена – уртача 372 сугышчы үлә

Бер караганда, 20 мең кеше зур сан булып күренми. Әмма аны конкрет шәһәрләр зурлыгына күчерсәң, бу сан эчендә нәрсә ятканы аңлашыла. 20 мең бу якынча түбәндәге шәһәрләр зурлыгы:

➡️Менделеев – 22 875 кеше
➡️Чишмә – 22 597 кеше
➡️Баулы – 21 628 кеше
➡️Дәүләкән – 21 834 кеше
➡️Әгерҗе – 19 991 кеше
➡️Буа – 19 968 кеше

Без тапкан үлгән кешеләр саны Баймак, Кукмара,  Раевский , Мамадыш, Межгорье, Минзәлә, Агыйдел кебек шәһәр халкы саныннан зуррак.

Районнардагы халык санын караганда ничек? Монда бу сан тагын да куркынычрак күренә. 

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Ике сәгать саен – бер үлем. Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны 20 меңнән артты Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан ике республикадан 20 меңнән артык үлемне теркәде. Бу – Баулы, Дәүләкән яки Әгерҗе зурлыгындагы шәһәр халкы кадәр.
  • 🎉 4
  • 😢 2
  • 🤔 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 9, 2026КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды Казан федераль университетының Филология…
  2. Oct 8, 2026Әдәбияттан Нобель бүләген Канада язучысы Энн Карсон алды 2026 ел әдәбияттан Нобель премияс…
  3. Oct 8, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүмен шәһәр мэры да раслады. Әмма ул, Русиядәге гадәтчә, сәнәгать…
  4. Oct 8, 2026⚡️Салават шәһәренә дрон һөҗүме булган Украинаннарның Exilenova+ һәм Supernova+ күзәтү Tele…
  5. Oct 7, 2026Казанда төзекләндерү эшләре барышында Сөембикә манарасыннан ярымайны алдылар. Аны өч атнад…
  6. Oct 7, 20262026 ел химия өлкәсендә Нобель бүләге асимметрик органик синтезда сызыксыз күренешләрне һә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →