TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31422 345
Русия президенты Владимир Путин нигездә Татарстан хәрбиләреннән торган 430нчы мотоукчылар полкына "гвардия" исемен биргән

Фәрманда әйтелгәнчә, мактаулы исем полкның Ватанны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен кораллы низаглар шартларында яклау барышындагы сугыш хәрәкәтләрендә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы, ныклыгы һәм тәвәккәлеге өчен бирелгән.  

2024 елны 430нчы полктагы Татарстан хәрбиләренә шул елны Угледарны азат иткән өчен (Угледарны басып алуда катнашкан өчен - ред.) Русия каһарманнары исеме бирелде. Бу аларның Телеграм-каналында хәбәр ителгән иде.

Быел июньдә Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән рәсми очрашу вакытында Путин: "сезнең егетләр яхшы сугыша" дип белдерде.

Шул ук вакытта Татарстан сугышта үлүчеләр саны белән Башкортстаннан соң икенче урында килә. Безнең исәпләүләргә күрә, Татарстаннан ким дигәндә 9 467  сугышчы һәлак булган.

▪️Украинада сугыш башлану белән Татарстан хакимиятләре бу һөҗүмне хуплап чыкты һәм беренче көннән ярдәм күрсәтеп килде. Шул ук вакытта Татарстан үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Республика үз хокукларын, иң мөһиме дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын югалта бара.

@azatliqradiosi
  • 🤮 11
  • 🤡 2
  • 🥴 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
  2. Oct 9, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист,…
  3. Oct 9, 20262026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды…
  4. Oct 9, 2026КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды Казан федераль университетының Филология…
  5. Oct 8, 2026Әдәбияттан Нобель бүләген Канада язучысы Энн Карсон алды 2026 ел әдәбияттан Нобель премияс…
  6. Oct 8, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүмен шәһәр мэры да раслады. Әмма ул, Русиядәге гадәтчә, сәнәгать…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →