Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Воронеж өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган - губернатор.
🔸Дагыстанда һөҗүм нәтиҗәсендә дроннар Махачкаладагы порт һәм Авар театры бинасына төшкән, нәтиҗәдә янгын чыккан. Республика җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фёдор Щукин белдерүенчә, зыян күрүчеләр юк.
🔸Техаста Республикан фиркасе корылтаенда чыгыш ясаганда, АКШ президенты Доналд Трамп, республиканнар быел ноябрьдә узачак сайлауда Конгрессның ике пулатында да җиңгән очракта, АКШның һәр балигъ булган ватандашына биш мең доллар түләргә вәгъдә итте.
🔸Кичә Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителгәннән соң, Казан һава аланы 15 сәгать ябылып торды. Күп кенә очышлар тоткарланды.
🔸Башкортстан Абхазиядә шифаханә төзәячәк. Бу хакта 9 сентябрьдә Башкортстан башлыгы һәм Абхазия президенты килешкән. Анда Башкортстан кешеләре ял итәчәк һәм тернәкләнәчәк диелә.
@azatliqradiosi
Post #31734
267
- 👍 3