Башкортстан балалар бакчаларында татар төркемнәренә 1% бала йөри
8 сентябрь көнне, Русиядә Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Туган телләр көне уңаеннан, Башкортстанcтат республикада туган телләрдә белем бирүгә караган кайбер саннар белән уртаклашты.
Оешмага күрә, 2025-2026 уку елында укучыларның 93,3 проценты урыс телендә белем алды. Башкорт телендә укучылар өлеше – 6,2 процент, татар телендә – 0,4 процент, чуаш телендә – 0,03, мари телендә исә 0,02 процент.
Мәктәпләрдә урыс теленнән тыш Русия халыклары телләрен аерым предмет буларак 196 меңнән артык укучы өйрәнгән. Алар арасында 156,2 меңе башкорт телен, 34,3 меңе татар телен, 2,9 меңе мари телен, 2,2 меңе чуаш телен сайлаган. Удмурт телен предмет буларак 595 укучы өйрәнгән.
2025 ел ахырына Башкортстанда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында – балалар бакчаларында – 186,2 мең бала тәрбияләнгән. Аларның күпчелеге – 169,8 меңе, ягъни 91,2%-ы – урыс телендә тәрбия алган.
Башкорт телендә эшли торган төркемнәргә 18,8 мең бала (10,1%) йөргән, татар телендәгеләргә исә 1,9 мең бала (1 %).
Чуаш һәм удмурт телләрендәге төркемнәрдә 200дән артык сабый тәрбия алган.
@azatliqradiosi
Post #31721
257