Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия дроннарының Одесса өлкәсендәге «Староказачье» пункты белән Молдова чигендәге чик уткәрү юлына һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын өч кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Олег Кипер хәбәр итте.
🔸Украина дроннарының Новороссийскига һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган, 29 кеше җәрәхәтләнгән. Аларның өчесе авыр хәлдә. Өлкә губернаторы Вениамин Кондратьев белдерүенчә, биш күпкатлы, өч шәхси йортка, балалар бакчасына зыян килгән.
🔸АКШ Иранның биш танкерын юк итүе турында белдергән. Моңа кадәр Иран ислам инкыйлабы сакчылары корпусы АКШ хәрби корабына һөҗүм итәргә тырышкан булган, дип яза Reuters. Моңа җавап итеп Иран Үрдүндәге АКШ хәрби базаларына ракетлар җибәргән, ә хөситләр Согуд Гарәбстанының дүрт шәһәренә һөҗүм иткән. "Эхо" язуынча, анда 73 кеше зыян күргән.
🔸Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Әлмәт һәм Түбән Камада сиреналар яңгырады. Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә һава аланнары вакытлыча ябылды.
🔸Казан циркы 2027 елда яңа милли тамаша күрсәтәчәк. Ул Бөек ефәк юлына багышланачак.
@azatliqradiosi
Post #31720
245
- 👍 3
- ❤ 1
- 🙏 1