Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Волгоградка мәчеткә нигез ташы салу чарасына баргач, аңа урыс милләтчеләре һөҗүм ясарга ниятләгән.
Бу хакта Равил Гайнетдин «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә юл табу сәнгате» дип аталган иҗади очрашу вакытында сөйләде. Чара «Алтын мөнбәр» кинофестивале кысаларында үткән.
Мөфти сүзләренчә, Волгоград җитәкчеләре, полиция вәкилләре, тән сакчылары һәм ярдәмчеләре дә аңа бу урынга бармаска киңәш иткән, әмма мөфти аларны тыңламаган.
"Аллаһ Тәгалә тәкъдире шулай икән, алар кулыннан бу дөньядан китәргә язылган икән, шулай булыр", дип, булачак мәчет урынына юл алган ул.
"Килдек. Мәчеткә нигез ташы салынасы урында Волгоградта яшәүче татарларыбыз өстәлләр әзерләгән, такталардан эскәмияләр ясаган, пироглар пешереп килгән иде. Шул ук вакытта овчаркалар тотып, коралланган урыслар: "Сезгә монда мәчет салдырмаячакбыз", дип тора. Тәртип сакчылары да куркуга калды.
Мин җыелга кешеләр янына килдем дә: “Кадерле кардәшләрем, нигә сез болай каршы, сезне кем котырта? Без төрле халыклар, төрле дин вәкилләре булсак та, бер җәмгыятьтә, бер дәүләттә яшибез. Без күршеләр, бергә эшлибез һәм укыйбыз, дуслашып яшибез, катнаш гаиләләр бар. Мәчет булса, монда нинди начарлык бар соң?", дидем.
Шулай сөйләшә-сөйләшә, өстәлнең бер ягында алар, икенче ягында без утырып чәй эчтек. Ахырдан алар безне озатып калды», дип сөйләде Равил Гайнетдин.
Мөфти бу хәлнең кайсы елда булуын әйтмәде.
2016 елда үзен Андрей Жихарев дип таныштырган бер кеше Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә мәчет төзелүгә каршы петиция башлап җибәргән иде.
"Волгоград өлкәсе башлыгы Андрей Бочаров Татарстанга барып кайтканнан соң һәм президент Рөстәм Миңнеханов безнең шәһәрдә мәчет төзелешен хуплавын белдергәннән соң, җирле халык борчуга калды. Чөнки мәчетләр һәм ислам идеологиясе радикаллар һәм ислам террорчылары барлыкка килү өчен уңай мохит тудыра», дип белдергән иде ул.
Чыннан да моңа кадәр Миңнеханов Волгоград губернаторы белән очрашуда мәчет төзелеше мәсьәләсен күтәргән иде. Чөнки Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә ике катлы мәчет төзеләчәге турында әле 2010 елда ук игълан ителде, әмма билгесез сәбәпләр аркасында ул вакытта төзелешне башлап җибәрә алмадылар.
@azatliqradiosi
Post #31719
257
- 🔥 3
- 🤡 3
- 🙏 2
- ❤ 1