Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия армиясе дроннарының Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, ун кеше җәрәхәтләнгән. Шәһәрнең хәрби хакимияте хәбәр итүенчә, барлыгы шәһәрнең биш районында торак йортларга, машиналарга, уку йортларына, келәтләргә зыян салынган.
🔸Украина дроннары Сарытауга һөҗүм иткән. ASTRAның OSINT-анализы күрсәтүенчә, һөҗүм максаты нефть эшкәртү ширкәте булган. Өлкә губернаторы Роман Бусаргин белдерүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә тыныч халык инфраструктурасына зыян салынган һәм җәрәхәтләнүчеләр бар.
🔸Финляндия Русия белән чиктә 200 чакрым озынлыктагы койманы төзеп бетергән. Бу хакта Yle хәбәр итә. Койма чикне канунсыз узуга каршы тору өчен төзелгән.
🔸Татарстанның Археология институты лабораторияләре киләчәктә Татарстан Милли китапханәсе бинасының буш торган өлешенә урнашачак. Татар-информ язуынча, институт лабораторияләрен урнаштыру өчен төзекләндерүнең икенче этабы проекты дәүләт экспертизасын узган. Археология институты урнашкан Галимнәр йорты күптән түгел "Ватанны саклаучылар" дип аталган махсус хәрби операциядә (Русия хакимияте үзенең Украинага каршы баскын сугышын шулай дип атый) катнашучыларга ярдәм итү фондына бирелде.
🔸Европа кеше хокуклары мәкхәмәсе фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның Швейцариягә каршы биргән ике шикаятен карый башлаган. Алар спортчының допинг аркасында дүрт елга халыкара ярышлардан читләштерелүенә бәйле. Пекин Олимпиадасы барышында килеп чыккан допинг җәнҗалыннан соң 2021 елның декабреннән башлап Вәлиеваның бөтен җиңүләре гамәлдән чыгарылган иде.
@azatliqradiosi
Post #31711
257
- 👍 1