TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31707 298
Әлмәттәге колониядә утыручы биология фәннәре кандидаты, Казан активисты Андрей Бояршинов инде бер айдан артык штраф изоляторында тотыла.

Бояршиновка теләктәшлек белдерүче «Свободу Андрею Бояршинову» Telegram-каналы хәбәр итүенчә, рәсми рәвештә аны эчке тәртипне бозуда гаепләгәннәр. Телеграм-канал мәгълүматынча, чын сәбәп исә, төрмәдәгеләр Бояршиновтан алынган шәхси көндәлектәге язуларга үпкәләгән.

Хәзер комиссия аны тәртип бозучы дип таныса, Бояршиновны кырысрак шартларга күчерергә мөмкиннәр.

Бояршиновның хокуклары беренче тапкыр гына бозылмый. Элегрәк Әлмәттәге колония аңа җибәрелгән хатларны тапшырмаган иде. Telegram-каналлар бу хакта язганнан соң гына аңа хатларны бирә башладылар.

▪️2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе Бояршиновка каршы җинаять эше ачты.

▪️Карарда әйтелгәнчә, Бояршинов «Андрей Ossian» тәхәллүсе белән «ПротестныйЧат | Казань» Telegram-чатында һәм «Протестная Казань — НетВойне» Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәрләр калдырган. Лингвистик экспертиза әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган.

▪️2024 елда мәхкәмә аны биш елга ирегеннән мәхрүм итте.

▪️«Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал» хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.

@azatliqradiosi
  • 🤬 3
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 29, 2026"Мин – хәерче". Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйли Русиянең Украинага каршы баскы…
  2. Sep 29, 2026Путин Евразия икътисади берлеге илләренә 1 миллион сумнан артык кулакча алып чыгуны тыйды…
  3. Sep 29, 202612 елга колониягә хөкем ителгән Башкортстанның элекке транспорт министры Украинадагы сугыш…
  4. Sep 28, 2026Германиядә татарча фатирник 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник уз…
  5. Sep 28, 2026❗️Европа берлеге Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте Татарстан президенты Рөстәм М…
  6. Sep 28, 2026Фәрит Абдулганиев Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайланды Татарстан парламентының бүге…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →