Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Башкортстанның Нефтекама янындагы Әмзә авылында ике катлы агач йортның бер бүлмәсендә ут чыгып өч бала һәлак булган. Күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырган. Алар дүрт, алты һәм 13 яшьлек балаларның мәетләрен тапкан. Җинаять эше ачылган.
🔸Түбән Камага дроннар һөҗүм иткән. Шәһәр башлыгы Радмир Беляев белдерүенчә, аларны бәреп төшергәннәр. Татарстанда 01.57 сәгатьтән 07.27 сәгатькә кадәр дроннар һөҗүме куркынычы гамәлдә булды.
🔸Дрон Пермьнең Закамски микрорайонындагы торак йортка төшкән. Бу хакта «Пермь 36,6» Телеграм каналы хәбәр итә. Һәлак булучылар турында мәгълүмат юк. Элегрәк Пермьдә дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Пермь нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм ясалган булуы ихтимал.
🔸Майамида Amazonның йөк очкычы автомобильләр белән бәрелешү сәбәпле, биш кеше һәлак булган, тагын биш кеше яраланган. CNN хәбәр итүенчә, очкыч җиргә утырганда төшү юлыннан чыгып киткән.
🔸Саксония-Анхальт җирлегендәге парламентта "Германия өчен альтернатива" фиркасе җиңү казанган. Беренчел мәгълүматларга караганда, партия 43,8%, ә идарәдәге "Христиан-демократик берлеге" фиркасе 17,2% тавыш җыйган. "Германия өчен альтернатива" фиркасе евроскептицизм һәм мигрантларга каршы риторика белән танылган. Аның аерым әгъзаларын расизм, исламофобия, ксенофобиядә гаеплиләр.
@azatliqradiosi
Post #31705
303
- 👍 1
- 😨 1