Башкортстанда ир-атлар саны кими
Башкортстанда 2025 елның гыйнварына хатын-кызлар саны 2,14 миллион, ир-атлар саны 1,91 миллион булган. Бу хакта Росстат мәгълүматларын өйрәнгән Уфа фән һәм технологияләр университеты профессоры, икътисадчы Рөстәм Ахунов хәбәр итә.
Төбәк халкының 52,8 процентын хатын-кызлар тәшкил итә, ә ир-атлар өлеше нибары 47,2 процент.
▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышыннан көн саен диярлек хәрбиләрнең мәетләре кайтарыла. Сугышта иң күп үлүчеләр нәкъ менә Башкортстаннан. Сугыш республикадан кимендә 10 640 хәрбинең гомерен өзгән.
▪️Иң күп үлүчеләр – нәкъ урта яшьтәге, җиң сызганып эшли алырлык ирләр, гаилә башлыклары. Башкортстаннан Русиянең Украинага каршы баскын сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше — 39,49
Бу күрсәткеч бик әкрен булса да, арта бара.
👉35-44 яшь: кимендә 2 892 кеше,
👉25-34 яшь: кимендә 1 949 кеше,
👉45-54 яшь: кимендә 1 822 кеше,
👉55+ яшь: кимендә 752 кеше,
👉18-24 яшь: кимендә 689 кеше.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туучылар (2 633). Икенче һәм өченче урында 1970нче (1 719) һәм 1990нчы (1 708) елларда туучылар бара.
Бу бер ай элек Азатлык Радиосында чыккан мәгълүматлар. Барлык үлүчеләрнең яше төгәл билгеле булмау сәбәпле, хисаплау өчен яше төгәл билгеле булган кешеләрнең мәгълүматлары кулланылды.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Post #31696
284
- 😨 4
- ❤ 1
- 💔 1