Медиа: ISU Камилә Вәлиеваның нейтраль статусын кире алган
Халыкара тимераякта йөгерү берлеге (ISU) фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның нейтраль статусын кире алган. Бу хакта РИА «Новости»га оешмага якын чыганак хәбәр иткән.
Вәлиевага нейтраль статус 7 августта гына бирелгән иде.
Бу атнада ISU Марк Кондратюкның да нейтраль статусын кире алды. Шул сәбәпле ул Токиода узучы Kinoshita Group Cup турнирында катнаша алмады. Аны башка бер Русия фигуралы шуу остасы алыштырды.
Нейтраль статус Русия спортчыларына ISU уздырган халыкара ярышларда Русияне тәкъдим итмичә катнашырга мөмкинлек бирә.
Вәлиева допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификациясен үтәгәннән соң 2025 елның октябрендә күнегүләргә кире кайткан иде.
ISU Русия фигурачыларына 2026/27 сезонында нейтраль статуста халыкара ярышларда катнашырга рөхсәт бирде. Бу сезоннан нейтраль статус һәр турнир алдыннан аерым расланачак.
Post #31694
270

- 👍 2
- ❤ 1