TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31693 280
Элекке элемтә министры Николай Никифоровка Finiko эше нигезендә читтән торып гаепләү белдерелгән

Соңгы берничә көндә Finiko финанс пирамидасы белән бәйле җинаять эше тирәсендә янә шау-шу купты.

Ни булды?

4 сентябрьдә Русия эчке эшләр министрлыгының Finiko финанс пирамидасы турындагы җинаять эшендә Татарстанның һәм Русиянең элекке элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка читтән торып гаепләү белдерүе билгеле булды. Тикшерү мәгълүматынча, ул пирамида оештыручыларның берсе булган.

Коммерсантъ мәгълүматларынча, элекке министр хәзер чит илдә. Аны башта федераль, соңрак халыкара эзләүгә игълан итү ихтималы бар.

Никифоров 2018 елда министр вазифасыннан киткәннән соң күбесенчә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәгән һәм Русиягә вакыт-вакыт кына кайтып йөргән диелә.

Бизнес Онлайн исә, Никифиров 31 августка каршы төндә хосусый бизнес-джет белән Мәскәүнең Внуково һава аланыннан очып киткән дип яза. Шул ук көнне иртән Finiko эше нигезендә Казан янындагы Иннополис шәһәрендә дизайнер һәм архитектор Азат Төхвәтуллин тоткарланды. Басма чыганаклары Никифировны 31 август көндез тоткарларга җыенганнар дип белдергән.

Тикшерү нәрсәгә нигезләнә?

"Коммерсантъ" мәгълүматларына караганда, тикшерү Никифоровны Finikoны оештыручыларның берсе дип саный. Тикшерү мәгълүматынча, пирамида җыйган акчаларны чит илгә чыгаруда Никифоров һәм Төхвәтуллин белән бәйле "Иннополис Архитект" ширкәте кулланылган булырга мөмкин. Ширкәтнең яртысы Төхвәтуллинга, калган өлеше Никифоров белән бәйле "Развитие Иннополиса" оешмасы аша элекке министрга карый.

Finiko эше

Finiko Татарстанда барлыкка килгән финанс пирамидасы буларак билгеле. Җинаять эше 2020 ел ахырында ачылды. Тикшерү мәгълүматларына караганда, катнашучылар халыкка инвестицияләрдән югары керем вәгъдә иткән. "Коммерсантъ" язуынча, хәзерге эш кысаларында сүз якынча 8 мең зыян күрүче һәм аларга 5 млрд сум тирәсе зыян салыну турында бара.

Мәкаләне тулырак 👉
монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Элекке элемтә министры Николай Никифоровка Finiko эше нигезендә читтән торып гаепләү белдерелгән Элекке министр акча белән бәйле хәрәмәләшү һәм җинаятьчел берләшмә оештыруда гаепләнә. Ул илдән киткән.
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 29, 2026"Мин – хәерче". Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйли Русиянең Украинага каршы баскы…
  2. Sep 29, 2026Путин Евразия икътисади берлеге илләренә 1 миллион сумнан артык кулакча алып чыгуны тыйды…
  3. Sep 29, 202612 елга колониягә хөкем ителгән Башкортстанның элекке транспорт министры Украинадагы сугыш…
  4. Sep 28, 2026Германиядә татарча фатирник 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник уз…
  5. Sep 28, 2026❗️Европа берлеге Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте Татарстан президенты Рөстәм М…
  6. Sep 28, 2026Фәрит Абдулганиев Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайланды Татарстан парламентының бүге…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →