TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31692 280
Җырчы Фирдүс Тямаев авылыннан Украинадагы сугышка 40ка якын кеше киткән

Бу хакта җырчы үзенең сугышта һәлак булган өчтуган энесе белән хушлашу вакытында белдерде.

Ачык чыганакларга караганда, Русиянең Украинадагы сугышында авылдан инде 9 кеше үлгән.

Түбән Норлат авылы 2001 елдан бирле район үзәге Норлатның бер өлеше санала. Районда 51 меңләп кеше яши.

«Азатлык» ачык чыганаклардан җыйган саннар, Норлат районыннан сугышта кимендә 195 кешенең һәлак булуын күрсәтә.

Җырчы Фирдүс Тямаев үзе Русия башлаган шушы сугышта катнашучылар «илне сакларга китте» ди, мәрхүм өчтуган энесен «герой» дип атый.

Моңа кадәр ул Украинада барган сугыштагы урыс илбасарлары өчен хәтта һуманитар ярдәм дә җыеп җибәрде.

Тямаевның Instagramдагы видеопосты астында аның кайгысын уртаклашу язмалары күп булса да, «Энеңез нәрсә хакына үлде?», «Ул анда кемне яклап сугышты?», «Бу — Русия сугышы, Татарстанга азатлык!» дип язучылар да шактый.

Украинадагы бу сугышны 2022 ел башында бар килешүләрне бозып Путин хакимияте башлады.
  • 🤬 9
  • 😢 3
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 29, 2026"Мин – хәерче". Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйли Русиянең Украинага каршы баскы…
  2. Sep 29, 2026Путин Евразия икътисади берлеге илләренә 1 миллион сумнан артык кулакча алып чыгуны тыйды…
  3. Sep 29, 202612 елга колониягә хөкем ителгән Башкортстанның элекке транспорт министры Украинадагы сугыш…
  4. Sep 28, 2026Германиядә татарча фатирник 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник уз…
  5. Sep 28, 2026❗️Европа берлеге Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте Татарстан президенты Рөстәм М…
  6. Sep 28, 2026Фәрит Абдулганиев Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайланды Татарстан парламентының бүге…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →