TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31641 513
Һади Атласиның 150 еллык юбилее дәүләт дәрәҗәсендә уздырылачак

29 август танылган тарихчы, мәгърифәтче, татар сәясәтчесе, сәяси золым корбаны Һади Атласиның тууына 150 ел. Аның юбилее беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә, Татарстан хөкүмәтенең карары нигезендә уздырыла.

Октябрь аенда Казанда Һади Атласи хөрмәтенә Халыкара фәнни конференция булачак, туган ягы Чүпрәле төбәгендә җыеннар көтелә, Бөгелмәдә декабрь аенда Атласига багышланган республика балалар фестивале булачак.

Моннан тыш, "Җыен" нәшрияты "Шәхесләр" сериясеннән Һади Атласи турында яңа җыентык чыгара.

"Атласи мондый зурлауга, кадер- хөрмәткә бик лаек, ул хак татар тарихына безнең күзләрне ачты, милли рухыбызны күтәрде, милләт хокуклары өчен көрәш үрнәген күрсәтте", дип яза җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең телеграм каналында.

30 августта Казанда "Печән Базары" чарасында "Һади Атласи. Катлаулы каһарман" фильмы күрсәтеләчәк.

Кем ул Һади Атласи?

🔻1876 елда Чүпрәле районы Иске Чәке авылында туа. 1908 елда Оренбурның Каргалы бистәсендәге Гани Хөсәеновның укытучылар семинариясен тәмамлый. 1903 елда

🔻Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсендә имам һәм мөдәррис. Әлмәттә кызлар мәктәбе ача.

🔻1907 елда Самар губернасыннан Русия думасына депутат итеп сайлана. 1911-1914 елларда "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөембикә" тарихи әсәрләрен бастырып чыгара.

🔻1929 елда Атласины кулга алып ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр. 1936 елда ул кабаттан кулга алына.

🔻1937 елның 23-28 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы тугыз татар зыялысын атарга хөкем итә. Алар: тарихчы Һади Атласи, укытучы Гали Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазыл Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Барый Фаттахов, хезмәткәр Зәкәрия Фаттахов һәм имам Рәшит Яруллин.

🔻1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.
  • 🔥 5
  • ❤ 4
  • 👍 4
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 3, 2026Баланың туган телен белмәве үскәч нәрсәгә китерә? Кайберәүләр балага татар теле кирәк түге…
  2. Oct 3, 2026Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән Бу атнада Чаллы…
  3. Oct 2, 2026Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм т…
  4. Oct 2, 2026Германиядә сыену эзләүче татар активисты: "Русиядә мине төрмә көтә" Татарстаннан Раушан Гы…
  5. Oct 1, 2026Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйәгәннәрен кыскартып бирәбез. Тулырак монда укый а…
  6. Oct 1, 2026Русия Маҗарстан дипломатларын Казаннан һәм Мәскәү белән Петербурдан чыгара Русия Маҗарстан…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →