Татарстанда күкрәк бизе яман шешен дәвалау өчен дарулар беткән
Mash Iptash-кә укучысы сөйләвенчә, аның дүртенче стадиядәге яман шеш белән авырган әнисе Фулвестрантны бер дозаны эчмичә калдырырга мәҗбүр булган, чөнки дару ике атна дәвамында беркайда да юк. Фулвестрант даруы белән генә бирелә торган Рибоциклибны гаилә тәэмин ителү өзеклеләре сәбәпле 98 мең сумга сатып алырга мәҗбүр булган. Хатын мондый дәвалануның нәтиҗәлелеге өчен борчыла, ә табиблар аларга Уфа яки Мәскәү хастаханәләренә барырга киңәш иткән.
Мәҗбүри медицига иминияте фондында Татарстанга даруларны йә иртәгә, йә сентябрьдә генә китерәләчәкләрен әйткәннәр. Авырулар гаепне Сәламәтлек саклау министрлыгында күрә, килешүләрне төзүне озак сузганнар дип саный. Mash Iptash Дәүләт сатып алулары порталын карап чыккан. Анда август башында министрлык нибары 40 кап Фулвестрант сатып алган, тагын 13 мең капка исәпләнгән килешү әлегә төзелмәгән. Рибоциклиб турында бөтенләй мәгълүмат юк.
Республиканың клиник онкология диспансерында даруларның барысы да бар дигәннәр. Бары бу айда сыйфатсыз Фулвестрантның бер партиясен алыштырырга туры килгән, шуңа күрә аны билгеле бер вакытка бирү туктатылган.
▪️Соңгы 5 елда Татарстанда яман шеш 31,1 процентка арткан һәм 100 мең кешегә 500 очрак тәшкил иткән «бусага»ны узып киткән. Бу рекордлы дәрәҗә. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов әйткән иде.
@azatliqradiosi
Post #31634
286
- 😱 3
- 😢 2
- ❤ 1
- 💩 1
- 😭 1