Хәзер кыскача башка хәбәрләр:
🔸Непал белән Кытай чигендә көчле су басулар нәтиҗәсендә ким дигәндә 160 кеше һәлак булган, берничә йөз кеше югалган дип санала. Үлүчеләр һәм югалучылар арасында чит ил ватандашлары, шул исәптән Русия ватандашлары да бар. Беренчел мәгълүматларга караганда, су басуга берничә елганың үзәннәрен буып киткән җир ишелү сәбәп булган.
🔸"ТАИФ" төркеме хуҗаларының берсе Рөстәм Сүлтиевның хатыны Лидия Сүлтиева һәм "ТАИФ" мөдирләр шурасы рәисенең төп киңәшчесе Гүзәлия Сафина Forbes-ның Русиядәге иң бай хатын-кызлар исемлегенә кергән. Быелгы исемлектә алар тугызынчы һәм 19нчы урыннарда тора.
🔸Forbes-ның Русиядәге иң бай хатын-кызлар рейтингында беренче урынны Wildberries ширкәте җитәкчесе Татьяна Ким алган. Аның байлыгы биш миллиард доллар дип бәяләнгән, бер ел элек ул 7,1 миллиард доллар тәшкил иткән. Ким байлыгының кимүен фонд базарындагы төшү һәм Wildberries келәтләренә дроннар һөҗүме белән бәйле була ала.
🔸Татарстанда төнлә дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан һава аланы ябылып торды, шул сәбәпле 20дән артык очыш тоткарланды. Хәзер барлык чикләүләр дә алынды.
@azatliqradiosi
Post #31633
275
- ❤ 1
- 🤔 1