TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31632 283
⚡️Уфа һәм Оренбурда Ozon келәтләренә һөҗүм ясалган

Ширкәтнең матбугат үзәге белдерүенчә, зыян күрүчеләр юк, янгын чыкмаган. Уфадагы корылмага гына бераз зыян килүе һәм аның әлегә ябык булуы әйтелә.

Сатучылардан тауарларны вакытлыча кабул итмиләр — юлда булган йөкләрне башка корылмаларга юнәлтәләр.

Exilenova+ украин каналы исә Благовощенскида Ozon келәте яна дип язып чыкты.

Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген төнлә Башкортстан күгендә дрон бәреп төшерелгән. Республикада дрон һөҗүме куркынычы игълан ителгән иде,

Стәрлетамакта кешеләр шартлау тавышлары ишетүләре турында язды. Уфа һава аланы ябылып торды.

@azatliqradiosi
  • 🔥 4
  • ❤ 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 3, 2026Баланың туган телен белмәве үскәч нәрсәгә китерә? Кайберәүләр балага татар теле кирәк түге…
  2. Oct 3, 2026Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән Бу атнада Чаллы…
  3. Oct 2, 2026Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм т…
  4. Oct 2, 2026Германиядә сыену эзләүче татар активисты: "Русиядә мине төрмә көтә" Татарстаннан Раушан Гы…
  5. Oct 1, 2026Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйәгәннәрен кыскартып бирәбез. Тулырак монда укый а…
  6. Oct 1, 2026Русия Маҗарстан дипломатларын Казаннан һәм Мәскәү белән Петербурдан чыгара Русия Маҗарстан…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →