Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр:
🔸Липецки өлкәсенә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер ир һәм 14 яшьлек бала һәлак булган. Өлкә губернаторы Игорь Артамонов белдерүенчә, тагын ике кеше яраланган.
🔸Тамбов өлкәсенең Котовски шәһәрендә Wildberries келәтенә һөҗүм нәтиҗәсендә зур янгын чыккан, бер кеше җәрәхәтләнгән. Өлкә губернаторы агуланмас өчен кешеләргә ике көн өйдән чыкмаска киңәш итә. 18 июльдә әлеге келәткә инде һөҗүм ясалган иде. Ул вакытта җиде кеше үлде, 25 кеше яраланды.
🔸Воронеж янында дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә бер ир һәм бер хатын-кыз яраланган. Бу хакта өлкә губернаторы белдерде.
🔸Амур газ-химия комплексы төзелешендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны җидегә җиткән, тугыз кеше эзсез югалган. Ширкәттә белдерүләренчә, һәлак булганнарның алтысы - Кытай, берсе Русия ватандашы. Тагын 152 кеше җәрәхәтләнгән. Коткару эшләре дәвам итә. Бу - Русиянең Сибур һәм Кытайның Sinopec ширкәтләренең инвестиция проекты.
🔸Уфаның Совет районы мәхкәмәсендә элекке Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка карата сайланган чикләү чарасы яңадан карала. Аны кабат СИЗОга җибәрергә мөмкиннәр. Элегрәк Мәүлиевка билгеле бер гамәлләр кылуны тыю турында карар чыгарылган иде.
@azatliqradiosi
Post #31628
325
- 👍 1