TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31626 286
Түбән Камада Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучыларга мемориал ачылачак

Мемориалда бронзадан эшләнгән һәйкәл урнаштырылачак. Аның эчтәлегенә күрә, бер солдат иптәшен каплап тора, икенчесе алга күчә, аннары алар чиратлап шулай хәрәкәт итә.

Мемориалда сугышта һәлак булганнарның исемнәре дә язылачак. Ничә исем булачагы турында әлегә мәгълүмат юк.

Азатлык Радиосының cугышта үлүчеләр хисабында Түбән Кама районыннан 654 һәлак булган сугышчы турында билгеле. Чынлыкта үлемнәр саны күпкә күбрәк була ала.

▪️Түбән Камага дроннар даими һөҗүм итә. 10 августта иң үлемечле һөҗүмнәрнең берсе булды. Ул көнне 13 кеше һәлак булды, 78 кеше яраланды.

▪️Түбән Камада ТАНЕКО һәм ТАИФ-НК нефть эшкәртү ширкәтләре урнашкан. Укрина нефть табышыннан кергән акчаларны Русия сугышка тота дип белдерә һәм шул сәбәпле нефть ширкәтләренә һөҗүм итә.

📷116.RU | Новости Казани и Татарстана

@azatliqradiosi
  • 🤮 7
  • 👎 3
  • 💩 2
  • 😱 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 3, 2026Баланың туган телен белмәве үскәч нәрсәгә китерә? Кайберәүләр балага татар теле кирәк түге…
  2. Oct 3, 2026Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән Бу атнада Чаллы…
  3. Oct 2, 2026Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм т…
  4. Oct 2, 2026Германиядә сыену эзләүче татар активисты: "Русиядә мине төрмә көтә" Татарстаннан Раушан Гы…
  5. Oct 1, 2026Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйәгәннәрен кыскартып бирәбез. Тулырак монда укый а…
  6. Oct 1, 2026Русия Маҗарстан дипломатларын Казаннан һәм Мәскәү белән Петербурдан чыгара Русия Маҗарстан…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →