TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31625 274
Уфада YouTube видеоларын башкорт һәм мари телләренә тәрҗемә итүче кушымта ясалган

Башкорт IT-белгече Айгиз Кунафин YouTube видеоларындагы сөйләмне туган телгә тәрҗемә иткән EthnoTech браузер киңәйтүен эшләгән. Хәзергә бу хезмәт башкорт һәм мари телләрендә эшли. Киләчәктә башка халыкларның телләрен дә өстәү планлаштырыла.

EthnoTech ярдәмендә видеоны яңадан төшерергә яки аңа аерым тәрҗемә ясарга кирәкми. Хезмәт булган видеодагы сөйләмне эшкәртеп, аны сайланган телдә яңгырата. Авторлар сүзләренчә, технология техник яктан Русия һәм күрше ил халыкларының кимендә 15 телен тәэмин итә ала.

Проектның төп максаты - балалар һәм яшьләр өчен туган телдәге заманча дигитал контент күләмен арттыру. Кунафин фикеренчә, бала өйдә башкортча сөйләшсә дә, интернетта мультфильмнарны, уеннарны һәм башка видеоларны күбесенчә урысча яки инглизчә куллана. Шуңа күрә туган телнең көндәлек дигитал мохиттә дә булуы мөһим.

EthnoTech-та бер сәгатьлек видеоны техник яктан эшкәртү бүгенге көндә 100 сум тора, бер сәгать ярымлык мультфильмны тәрҗемә итү якынча 150 сумга төшә, дип аңлата Кунафин. Әзер тәрҗемәләрне балалар өчен бушлай итү планлаштырыла. Моның өчен активистлар телләрне якларга теләгән оешмалардан һәм партнерлардан финанс ярдәм алырга җыена.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Уфада YouTube видеоларын башкорт һәм мари телләренә тәрҗемә итүче кушымта ясалган Киләчәктә проектка башка халыкларның телләрен дә өстәү планлаштырыла.
  • 🔥 8
  • ❤ 3
  • 👏 3
  • 👍 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 3, 2026Баланың туган телен белмәве үскәч нәрсәгә китерә? Кайберәүләр балага татар теле кирәк түге…
  2. Oct 3, 2026Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән Бу атнада Чаллы…
  3. Oct 2, 2026Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм т…
  4. Oct 2, 2026Германиядә сыену эзләүче татар активисты: "Русиядә мине төрмә көтә" Татарстаннан Раушан Гы…
  5. Oct 1, 2026Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйәгәннәрен кыскартып бирәбез. Тулырак монда укый а…
  6. Oct 1, 2026Русия Маҗарстан дипломатларын Казаннан һәм Мәскәү белән Петербурдан чыгара Русия Маҗарстан…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →