Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр:
🔸Краснодар төбәгенә дроннарның Афипский нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм итүе нәтиҗәсендә янгын чыккан. Төбәк башлыгы Вениамин Кондратьев хәбәр итүенчә, дрон калдыклары шулай ук Афипский тимер юл станциясенә дә төшкән һәм нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган, ике кеше җәрәхәтләнгән.
🔸Русия армиясе дроннарының Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә 16 катлы йортка зыян килгән. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте хәбәр итүенчә, җәрәхәтләнүчеләр юк. Шул ук вакытта Запорожьега һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, бер кеше яраланган. Бу хакта җирле хәрби хакимият башлыгы Иван Федоров хәбәр итте. Харьковка һөҗүм нәтиҗәсендә дә бер кеше һәлак булган дип белдерде мэр Игорь Терехов.
🔸Украина һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Русиядә һәлак булучылар быел гыйнвардан июльгә кадәр узган елның шул чоры белән чагыштырганда ким дигәндә ике тапкырга арткан. Бу хакта БМО баш сәркатибе урынбасары Розмари ДиКарло хәбәр итте. Алты айда 329 кеше һәлак булган, тагын 2197 кеше яраланган.
🔸АКШ Дәүләт департаменты якын атналарда илгә кергәннән соң сыену сорап мөрәҗәгать иткән чит ил кешеләренең 200 меңгә кадәр туристик һәм эшлекле визасын кире гамәлдән чыгарырга мөмкин, дип хәбәр итә Associated Press.
🔸Татарстан хөкүмәте туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларына акчалата бүләкләү тәртибен раслады. Укучылары олимпиадаларда җиңгән татар теле укытучылары 115 мең сум ала алачак. Әлеге акча ел саен 13 укытучыга биреләчәк. Элек укытучыларга акчалар грант рәвешендә бирелә иде.
@azatliqradiosi
Post #31624
292
- 🤷♂ 1