Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр:
🔸Краснодар төбәгендә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ике бала һәлак булган. Төбәк губернаторы Вениамин Кондратьев белдерүенчә, дрон калдыклары шәхси балалар үзәгенә төшкән. Тагын җиде бала җәрәхәтләнгән. Моннан тыш, ике өлкән кеше дә яраланган.
🔸Краснодарда Ozon келәтенә дә һөҗүм ясалган. Ширкәтнең матбугат үзәгендә белдерүләренчә, зыян күрүчеләр юк. Келәтнең үзендә көчле янгын чыккан.
🔸Шулай ук Дагыстан, Адыгея һәм Ставрополь төбәгендә Ozon ширкәте келәтләренә украин дроннары һөҗүм иткән. Дагыстанның Махачкала шәһәрендәге келәткә һөҗүм нәтиҗәсендә яраланучылар бар. Ширкәтнең матбугат үзәге белдерүенчә, аларның гомеренә куркыныч янамый.
🔸Русия дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә Харьков шәһәре янында яшәүче өч кеше һәлак булган, моннын тыш яраланучылар да бар. Шулай ук Херсон өлкәсендә җиде кеше, Днепропетровски өлкәсендә өч кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.
🔸Башкортстанда юл казасында өч егет һәлак булган. "Кызыл Таң" басмасы хәбәр итүенчә, фаҗига Әбҗәлил районында булган. 19 яшьлек егет «Peugeot 206» автомобиле белән Магнитогорскидан Якты-Күлгә таба барганда каршы якка чыккан. «Peugeot 206» «Acura TLX» белән бәрелешкән һәм яна башлаган. Фаҗига нәтиҗәсендә, 19 яшьлек машина йөртүче һәм аның 20 яшьлек ике юлчысы үлгән.
@azatliqradiosi
Post #31619
276
- 👍 2
- ❤ 1
- 🔥 1