TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #31601 266
Уфада башкорт телен укучыларның 85% өйрәнә – шәһәр мәгариф идарәсе

2025-2026 уку елында Уфада дәүләт теле буларак башкорт телен 119,4 мең укучы өйрәнгән. Бу барлык укучыларның 84,9%-ын тәшкил итә. Саннар Уфа мәгариф идарәсе сайтында күрсәтелгән.

Бу күрсәткеч арта бара, ди мәгариф идарәсе. 2024-2025 уку елында башкорт телен 118 426 (84,36%) укучы өйрәнсә, 2022-2023 уку елында – 106 617 (79,32%) укучы өйрәнгән иде.

Укучыларның нинди өлеше татар телен өйрәнүе турында мәгариф идарәсе мәгълүмат китерми. 2021 елгы җанисәп саннарына күрә, шәһәрдә яшәүчеләрнең 50,7% – урыслар, 28% – татарлар, 21,2% – башкортлар.

Шәһәрнең 125 мәктәбендә 40 милләт вәкиле укый. Укыту урыс, башкорт, татар телләрендә алып барыла. Моннан тыш 10 туган тел укытыла, диелә хисапта.

Шул ук вакытта, 204 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында – балалар бакчасында укыту һәм тәрбия туган (башкорт һәм татар) телләрендә алып барыла диелә. 14 балалар бакчасында тәрбия башкорт телендә барса, бары бер бакчада гына татар телендә алып барыла, диелә. Бу бакчада 154 бала тәрбияләнә.

Уфаның 32 балалар бакчасында татар теле аерым өйрәтелә. Узган уку елы белән чагыштырганда татарча белем алучылар саны 84 балага кимрәк (1 167 бала), ди мәгариф идарәсе.

🔹2017 елда Русия республикаларның милли телләрен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды.

Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Уфада башкорт телен укучыларның 85% өйрәнә – шәһәр мәгариф идарәсе Шәһәрдә күпме укучының татар телен өйрәнүе турында саннар китерелми.
  • 👍 4
  • 😢 2
  • 🔥 1
  • 🤬 1
  • 😈 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 4, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  2. Oct 4, 2026Казанда "Кызыклы шәкерт" спектакле премьерасы узды: туган телен белмәгән татарлар турында…
  3. Oct 3, 2026Баланың туган телен белмәве үскәч нәрсәгә китерә? Кайберәүләр балага татар теле кирәк түге…
  4. Oct 3, 2026Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән Бу атнада Чаллы…
  5. Oct 2, 2026Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм т…
  6. Oct 2, 2026Германиядә сыену эзләүче татар активисты: "Русиядә мине төрмә көтә" Татарстаннан Раушан Гы…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →