Сәяси тоткын Азат Мифтахов төрмәдә утырып чираттагы фәнни эшен язган
Франциянең математика фәненә багышланган RMS (Revue de la filière mathématiques) журналында татар галиме Азат Мифтаховның фәнни эше басылып чыккан.
Журналның август санында чыккан мәкалә "Гильберт киңлегендә Чуи гипотезасы" дип аталган. Ул бу фәнни эшен Мәләкәс төрмәсендә утырган вакыттта язган. Бу хакта Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерүче төркем хәбәр итә.
Алар аңлатуынча, төрмәдә утырган Азат математика белән шөгыльләнергә тырыша. Шартлар уңай булмаса да, ул фәнне ташламый. Мәләкәс төрмәсендә утырган вакытта ул тикшеренүләр уздырган, шуларны мәкалә итеп туплап хат итеп якыннарына юллаган. Азатка теләкләшлек күрсәтүчеләр аны Франциягә юллаган.
Аны француз математигы, Solidarité FreeAzat әгъзасы Бернар Ранде укыган, тикшергән. Аның ярдәмендә Азат Мифтаховның бу фәнни эше журналда басылып чыккан.
Мифтахов моңа кадәр фәнни эшләр язды. Бу - аны беренче тапкыр кулга алынганнан соң өченче басылып чыккан фәнни хезмәте.
Хәзерге вакытта Азат Мифтахов Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясендә утыра. Аны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырырга тиеш. Төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.
Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
Post #31594
516