Уфа мэриясе ракет һәм дрон һөҗүмнәре һәм аларның кыйпылчыклары төшү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә түләүләр тәртибен раслады
"Коммерсант Башкортстан" язуынча, зыян күрүчеләргә күрсәтеләчәк минималь матди ярдәм кеше башына 15,8 мең сум тирәсе булачак. Әлеге акча "тормыш шартлары бозылу" өчен түләнәчәк. Беренче чиратта кирәкле мөлкәтнең өлешчә югалган очрагында, Уфада яшәүчеләргә 78,4 мең сум, ә андый мөлкәт тулысынча яраксыз хәлгә килгән икән – 156,8 мең сум түләнәчәк.
▪️Быел 2 апрельдә Уфаның Гафури урамындагы күпфатирлы йортка дрон килеп бәрелгән иде, нәтиҗәдә янгын чыкты.
▪️Башкортстанга дрон һөҗүмнәре ешайды. Узган атнада көн саен диярлек республикада еш кына дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде.
▪️Шул ук вакытта Русиянең Украинага каршы алып барган баскын сугышында иң күп югалтулар нәкъ Башкортстанга туры килә. Кимендә 10 574 кеше һәлак булган. Шуларның иң күбе — Уфа шәһәреннән: 881 кеше.
@azatliqradiosi
Post #31471
308