TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30610 336
❗️Уфада дрон күпкатлы йортка эләккән, янгын чыккан

Уфага Украина кораллы көчләре һөҗүме турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та үз Телеграм-каналында хәбәр итте.

"Берничә дрон нефть эшкәртү корылмасына очып килгәндә бәреп төшерелде, берсенең калдыгы сәнәгать зонасына төште, зыян күрүчеләр юк. Хәзер ширкәт җирлегендә утны сүндерү эше бара. Тагын бер дрон Гафури урамындагы күпкатлы йортка эләкте", диде ул.

Хәбиров сүзләренчә, беркем дә зыян күрмәгән. «Осторожно, новости» язуынча, йортка дрон җирле вакыт белән 7 сәгатьтә эләккән.

Astra җирле халыкка сылтанып язуынча, Уфа нефть эшкәртү корылмасындагы көчле янгын шәһәрнең төрле районнарыннан күренә.

▪️Соңгы тапкыр Уфа шәһәренең төньяк сәнәгать зонасында, төбәкнең иң эре нефть эшкәртү ширкәтләре тупланган урынга һөҗүм 22 мартта булды. Ул вакытта да янгын чыкты.

📷Astra, Exilenova+

@azatliqradiosi
  • 🔥 3
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  2. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  3. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  4. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  5. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  6. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →