TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30524 318
Уфа шәһәренең төньяк сәнәгать зонасында, төбәкнең иң эре нефть эшкәртү ширкәтләре тупланган урында, яңа янгын чыккан.

22 март иртәсендә җирле һава аланы ябылды һәм дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде.

Чикләүләр кертелгәннән соң күп тә үтми, социаль челтәрләрдә һәм украин Telegram-каналларында шәһәр эчендә чыккан янгын күренешләре төшерелгән кадрлар тарала башлады.

ASTRA-ның проекты булган OSINT-анализ мәгълүматларына караганда, янгын Уфа шәһәренең Төньяк сәнәгать зонасы территориясендә барлыкка килгән.

Аналитиклар шаһитлар төшергән фотоларны өйрәнгән, алар, аерым алганда, Exilenova+ каналы тарафыннан да бастырылган. Фотолар гадәттән тыш хәл урыныннан якынча 10 чакрым ераклыкта дип фаразланган - Российская урамыннан төшерелгән.

Бу районда Башнефть ширкәтенең (ул Роснефть структурасына керә) өч төп бүлеге урнашкан: Башнефть-Уфанефтехим, Башнефть-Новойл һәм Уфа нефть эшкәртү ширкәте биләмәсендә (Башнефть-УНПЗ). Әлеге ширкәтләр бер-берсенә бик якын урнашкан. Башкортстан рәсми рәвештә әлеге хәлгә аңлатма бирмәде.

Бу инде соңгы ике тәүлек эчендә икенче шундый очрак. 21 март көнне дә Уфага һөҗүм булды.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Медиа: Уфада"Башнефть" ширкәте янында тагын янгын чыккан Бүген Башкортстанда "Дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе" гамәлдә булды, Уфада һава аланы ябылды.
  • 😢 5
  • 🎉 3
  • ❤ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  2. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  3. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  4. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  5. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  6. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →