Павел Шмаков укытучыларның түбән хезмәт хакларына зарланып, Русия министрына барган.
Икенче көнне Татарстан министрлыгы Шмаков мәктәбенә тикшерү белән килгән
Казанның «СОлНЦе» мәктәбе мөдире Павел Шмаков июнь башында математик һәм фәнне популярлаштыручы Алексей Савватеев белән Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка кергән.
«БИЗНЕС Online» ачыклаганча, очрашуда укытучыларның хезмәт хакы, шул исәптән «СОлНЦе» мәктәбендәге вазгыять тә сүз булган. Мисал итеп, Шмаков Кравцовка банк җибәргән SMS-хәбәрләрне күрсәткән. Анда мәктәп мөдире буларак аның айга 60 мең сумнан артык алмаганы күренә.
Очрашуда видеоконференция аша Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Тула өлкәсенең мәгариф министры Оксана Осташко дә катнашкан.
Кравцов башта Шмаков сүзләренә ышанмыйча, Һадиуллиннан: «Яхшы мәктәп мөдире шулкадәр аз хезмәт хакы аламыни?» дип сораган.
Татарстан мәгариф министры җавап итеп, «СОлНЦе» мәктәбендә укытучылар уртача 75 мең сум хезмәт хакы ала, дип әйткән. Әмма Шмаков бу сумманың укытучылар берьюлы берничә ставкада эшләгәндә генә килеп чыгуын белдергән.
Моңа җавап итеп, Кравцов мәсьәләне тикшерергә вәгъдә иткән. Ике төбәкнең мәгариф министрлыкларына педагогларның хезмәт хакы турында хисап әзерләргә кушылган.
Русия мәгариф министрлыгына барганнан соң икенче көнне үк Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Шмаков мәктәбендә тикшерү башлаган. Әмма педагог яңадан Кравцов белән элемтәгә кергәч, әлеге тикшерү туктатылган.
🔹«СОлНЦе» мәктәбе мөдире Павел Шмаков Мәскәү тарафыннан милли мәгарифкә басым башлангач татар телен мәктәпләрдә саклап калу өчен актив көрәшүчеләрнең берсе булды. 2019 елның җәендә ул мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуны калдыруны сорап, Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.
Post #31207
369
- 🤬 6